Фәнил Гыйләҗев: “Шигырь – күңелдәге катаклизмнар чагылышы”.

Мин тәүбәгә киләм таң атканда, кичен тәүбәләрем бозыла:

Гомер җепләрендә тәсбих булып гөнаһ катыш тәүбә сузыла. 

Әлеге шигъри юлларның авторы – яшь өметле шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсының “Шигърият” номинациясендә гран-при иясе, 2011 елда КФУның Журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган Фәнил Гыйләҗев. Күптән түгел генә ул үзенең кечкенә генә юбилеен – 30 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.


– Фәнил дус, табигатьтәге яз, чәчәк аткан мизгелләр иҗат эшенә тәэсир итәме? Тормышыңдагы соңгы яңалыклар белән таныштырсаң иде?

Мин хәзер эшли торган “Казан утлары” журналының 95 еллыгы уңаеннан бик матур юбилей саны чыкты һәм шул санда үземнең беренче “Иске Казан – кирмән нигезе” дигән лирик поэмам басылып чыкты. Хәзергә иң зур яңалыгым шул. Ә 2014 ел азагында “Ризасызлык” дигән китабым басылган иде. Төркиягә сәяхәттән соң әлеге җирлек, үзебезнең тарихыбыз белән бәйле шигырьләр туды. Журналда эшләгән чакта төрле очрашуларга йөргәндә дә төрле шигырьләр туды һәм аларның берникадәре инде басылды да.

– Яңа гына табадан төшкән “Иске Казан – кирмән нигезе” лирик поэмасының үзенә күрә язылу тарихы да бардыр.

Казан – Арча тимер юлының Камай тукталышыннан ерак түгел «Иске Казан» музей тыюлыгы урнашкан. Тарихи елъязмалар һәм борынгы риваятьләр буенча биредәге шәһәрлектә – хәрби корылмада кайчандыр тулы канлы тормыш кайнаган. Үзенә тартып торучы сихри табигатьле бу урында татар яшьләре 2000 еллардан башлап җыеннар үткәрә, шанлы чорларыбызны искә алып фәлсәфә кора, ял итә, агачлар утырта. Без дә анда еш бара идек. Мин дә шундый чараларның чираттагысында булачак хатыным белән барган идем. Аңа багышлап шундый поэма язылды. Бу безнең турыда гына түгел, ә тарихыбыз, киләчәгебез хакында. Символик образларга баетырга тырышылган әсәр туды.

– Күптән түгел генә туган көнең булып үтте. Сиңа 30 яшь тулды. Еллар барышы иҗатта үзен сиздерәме?

Алай ук карт санамыйм әле мин үземне (көлә). Бәлки, тәҗрибә арта торгандыр. “Казан утлары”на эшкә килгәч бигрәк тә сизелә бу. Без һәркөнне үз эшебездә кайныйбыз. Күренекле әдипләр белән аралашып торабыз, алардан килгән әсәрләрне укыйбыз, җелышларда фикер алышабыз. Мин журналда төрле әдәби очрашулар оештырам, пропаганда бүлеген җитәклим. Шул вакытта әдипләр белән сшәяхәткә чыгам, алар белән рәхәтләнеп аралашабыз. Мондый иҗади мохит яңа әсәрләр, шигырьләр язарга да этәрә. Олпат шәхесләребез минем өчен остаз функциясен дә үтиләр. Минем язган шигырьләремне укыйлар, үз бәяләрен бирәләр. Бу инде бик кадерле мизгелләр. “Казан утларында” эшләү – үзе бер иҗади академия.

– Фәнил, кеше өчен иң кадерлесе – туган як. Син кайсы яклардан?

Мин Казанда тудым. Балачак, мәктәп елларым Чирмешән районы Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында узды. Бик еш булмаса да кайтып йөрергә тырышам, авылдашлар, туган як халкыбыз белән элемтәдә торам.

– Туган якка багышлап шигырь язмаган шагыйрь юктыр ул…

“Ризасызлык” китабының беренче өлешенә кергән шигырьләрнең күбесе, башлыча, дини фәлсәфә, күңел лириикасына, әти-әниләргә багышланган шигырьләр һәм аның төп өлешен, нигезен авыл темасына багышланган шигырьләр тәшкил итә.

– Фәнил, шигъриятеңдә иң яраткан, үз иткән темаларыңның берсе милләт, тарих, тел язмышы. Күпләр әлеге темаларны читләтеп үтә.

Һәр шагыйрьнең күңелендә милли гамь булырга тиеш. “Ризасызлык” китабының икенче өлеше милли, тарихи, сәяси темаларга язылган шигырьләрдән тора. Һәм аның өченче өлешендә юмор-сатирага тартым шигырьләр тупланды.

– Беренче китабыңны еш телгә аласың. Исемен ни өчен “Ризасызлык” дип куйдың икән?

Беренчедән, китапның “Ризасызлык” дип аталган бер шигыре дә бар. Гомумән алганда шигырь – ул минем өчен күңелдәге катаклизмнар чагылышы. Шагыйрь күңелендәге ниндидер каршылыклар, тетрәнүләр; аларның образлар, метафоралар булып ак кәгазьгә төшүе. Ә каршылыклар гадәттә ризасызлык аркасында туа. Гаделсезлек белән килешмәү күңелдә ризасызлык тудыра һәм шигырьләр язарга этәрә. Бәлки, бу минем шигъриятемнең үзенчәлегедер дә. Шунысына игътибар иткәнем булды: ризасызлык яшь шагыйрьләрнең күбесенә хас сыйфатлар. Икенче яктан, “ризасызлык” шигырь китабы өчен ятрак исем, бик үк шигъри дә түгел, ләкин бу минем холкымны чагылдырып тора.

– Шигъриятебезгә шагыйрьләр төркем-төркем булып килеп керә. Сезнең очракта да шулай булды. Иҗат эшендә төркемлек ярдәм итәме?

Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кергәннән соң, шигырьләремне тотып “Казан утлары” журналы редакциясенә бардым. Рәдиф Гаташ матур гына: “Энем, башка матбугатта күрен, төрле конкурсларда катнаш. Соңрак безгә килерсең,” – дип озаткан иде. Шуннан соң “Шәрыкъ клубы” гөрләп эшли иде. Анда йөри башладым. Университеттагы “Әллүки” әдәби түгәрәге турында белеп алдым. “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсы турында ишетеп алганнан соң, катнашырга булдым һәм 2010 нчы елда “Шигърият” номинациясендә гран-прига ия булдым. Әлеге конкурс, мөгаен, яңа иҗатташ дуслар табуда, бер-беребезне танырга, бергә тупланырга иң зур этәргеч булгандыр.

– “Казан утлары”на килгәнче “Шәһри Казан” газетасында эшләгән идең.

Әйке анда 3 еллап эшләү дәверендә “Фәнил яеметкесе” дигән рубрика ачып җибәргән идем. Төрле кан кадагына суга торган, милли-сәяси темаларга багышланган юмор-сатирига корылган такмакчыкларым басылып килде. Аның бер өлеше “Ризасызлык” китабының өченче өлешенә керде. Бер өлеше кермичә калды – үзем теләмәдем.

Дустыбыз, яшь өметле шагыйрь Фәнил Гыйләҗевка алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз. 

P.S.: Язмабызга Фәнил Гыйләҗев укуында шигырьләр дә элдек:) Рәхәтләнеп тыңлагыз:)