21-26 сентябрь көннәрендә КФУда фән өлкәсендә федераль дәрәҗә зур иҗтимагый чара — «Киләчәк фәне» дигән II Халыкара фәнни конференция үтәчәк. Әлеге конференция үзенә максат итеп россия вузларында һәм фәнни оешмаларында дөньякүләм галимнәр җитәкчелендә үткәрелгән тәҗрибәләрне һәм нәтиҗәләрне яктыртуны куя.
Конференцияне үткәрү инициативасы 2014 елда Санкт-Петербургта үткән I Халыкара «Киләчәк фәне» фәнни конференциясендә катнашучылар тарафыннан имзаланган Меморандумда билгеләнгән иде.
Конференция кысаларында 100 әйдәп баручы галим — лаборатория җитәкчеләре, фәнни тикшренүләренең тикшренүләре турында сөйлиячәк, яшьләргә тәҗрибәләре белән бүлешәчәк.
Конференциядә чакырылган лекторлар сыйфатында катнашу тәкъдимен 40тан артык чит ил галимнәре раслады. Алар арасында исемнәре фән дөньясында кайнаучылар өчен яхшы билгеле физиклар — Бернард Жиль, Борис Альтушер, кояш энергиясе өлкәсендә танылган белгеч Альда Ди Карло (Италия) бар. Лекцияләр белән Нобель премиясе лауреаты Ж.И. Алферов, Филдс премиясе лауреаты С. Смирнов һәм башка танылган галимнәр чыгыш ясыячак.
2Киләчәк фәне» конференциясе тикшренүчеләр арасында мәгълүмат алмашын җайга салуны һәм фәннең төрле өлкәләрендә халыкара хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота. Конференция кысаларында пленар утырышлар үткәрү, стенд докладлары, фәнни-популяр лекцияләр тыңлау һәм шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән фәнни-тикшренү эшләренә нәтиҗә ясау каралган.
Конференциянең үзенчәлеге — чараның программасын аның катнашучылары — Программа комитетына керүче һәм фәннең төрле өлкәләрендә әйдәп баручы галимнәр — үзләре билгели. Бу конференциянең программасын фәнни практика сорауларында тагын да кызыклырак һәм актуальрәк итә.
Конференция 10 төп секциягә бүленәчәк. Шулай ук әлеге чараның тагын бер мөһим үзенчәлеге — аның белән бер үк мәйданда «Киләчәк фәне — яшьләр фәне» II Бөтенрәсәй форумы үтәчәк. Форум яшь тикшренүчеләрнең потенциалын, алар ирешкән нәтиҗәләрне күрсәтәчәк.
Форум кысаларында студентлар һәм аспирантурада беренче ел укучыларның фәнни-тикшренү эшләре конкурсының финалы да булачак. анда 265 рәсәй вузыннан катнаштылар. Вузларда ясалган нәтиҗәләр буенча конкурста катнашу өчен 2150 студент проекты тәкъдим ителгән. Экспертиза нәтиҗәсендә фәнни-тикшеренү эшләре югары бәягә лаек булган студент һәм аспирантлар финалга чакырулы. Һәр секциядә 3-4 җиңүче булачак. Барлыгы — 30-40 җиңүче.