Фәнни йомгаклау конференцияләре башланып китте

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә ел саен үтүче «Студентларның фәнни йомгаклау конференциясе» кысаларында татар теле белеме кафедрасында  2 секция эше оештырылды. «Татар телен диахрон-синхрон өйрәнү» һәм «Татар телен укыту методикасы» дип аталган секцияләрдә барлыгы 14 чыгыш тыңланылды.

Студентларның фәнни эзләнүләре хәзерге лингвистиканың, мәктәптә татар телен укыту методикасының актуаль проблемаларына багышланган иде. Казан шәһәренең лингвистик ландшафты, хәзерге татар сөйләм телендә фонетик аваз үзгәрешләре, татар шигърияте телендә яңа лексик берәмлекләр, татар һәм рус телләрендә музыкаль уен кораллары атамалары: чагыштырма лексик-семантик анализ, татар һәм рус телләрендә туганлык атамалары, татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү, ана телен укытуда уен технологиясенең үзенчәлеге, кушма җөмләләрне өйрәткәндә, күрсәтмәлелекнең роле, татар теле дәресләрендә проблемалы укыту технологиясеннән файдалану мәсьәләләре буенча кызыклы фикер алышулар оештырылды.

Секция җитәкчеләре филология фәннәре докторы, профессор Г.Р. Галиуллина, педагогика фәннәре докторы, профессор Ф.Ф. Харисов күп кенә чыгышларның югары дәрәҗәле һәм фәнни әһәмиятле булуларын ассызыклады. Алар  актуальлектә, яңалыкта һәм тикшеренү алымнарының төрле булуында чагылды.

Секциядә катнашучы студентлар һәм секция җитәкчеләре тарафыннан аеруча «Татар яшьләре сөйләмендә тел кодлары алмашыну» (Шагвалиева З.Р), «Казан шәһәре урам атамаларының орфографиясе һәм транслитерация мәсьәләсе» (Абрарова А.Г.), «Татар шигърияте теленең лексик катламнары (1920-1930 нчы еллар поэзиясе мисалында)» (Галлямова Д.Р.), «Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү» (Нуретдинова Л.Ш.), «Татар теле дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларының бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү» (Гайнуллина И.И.) темаларына багышланган эшләр югары бәяләнде.

Института барлыгы 40 секция эшләде. “Гомуми һәм чагыштырма тел белеменең актуаль мәсьәләләре” секциясен филология фәннәре докторы, профессор, К. Насыйри институты директоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова һәм филология фәннәре кандидаты Фәнүзә Хәйдәр кызы Габдрахманова җитәкләде. Бакалавриатның һәм магистратураның төрле курсларында укучы 18 студент үзара көч сынашты. Һәркем сайлаган темасының актуальлегенә, әһәмиятенә басым ясады, үзенең фәнни ачышлары белән уртаклашты. Соңыннан урыннар билгеләнде, иң яхшы дип табылган эшләр конференция нәтиҗәләре буенча бастырылачак җыентыкка тәкъдим ителде.

Студентларыбызга фәнни эзләнүләрендә яңа уңышлар теләп калабыз.

Г.Р. Галиуллина филология фәннәре докторы, профессор, татар теле белеме кафедрасы мөдире, Г.Р. Шакировататар теле белеме кафедрасы доценты. Алсу Сәлахова.