Фәнни коллаборация йортында мәктәп укучыларына мехатроника турында сөйләделәр

КФУның Алабуга институты каршында Фәнни коллаборация йорты эшли.

Математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы Заһир Латыйпов укучыларга мехатроникның ни белән файдалы булуы турында  сөйләде.

КФУның Алабуга институты каршында ачылган К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йортында (ДНК) «Мехатроника һәм электроника нигезләре» юнәлеше эшли. Шуңа бәйле рәвештә, күпләр сорау бирә: мехатроника нәрсәне өйрәнә, өстәмә дәресләргә йөрүче балалар нинди кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белә? Курслар турында җентекләбрәк программа җитәкчесе, математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы Заһир Латыйпов сөйләде.

Заһир Әзһәр улы аңлатканча, мехатроника — ул электрон, компьютер һәм электротехника элементлары булган төгәл механика белемнәрен берләштергән фән, алар машиналарның, җайланмаларның һәм механизмнарның яңа төрләрен булдырырга, эксплуатацияләргә һәм хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Термин үзе 1969 елда,  электрониканы механика һәм ярымүткәргечләрнең берләштерелгән варианты буларак куллану нигезендә бик тиз темплар белән үсә башлагач кертелде. Бу вакытка җитештерү процесслары механикалаштырылган, төрле механик төеннәр кулланылган, алар хәрәкәткә йә кешенең үзе тарафыннан, йә электр энергиясе ярдәмендә китерелә, әмма җиһазларны оператор кабыза һәм сүндерә. Җитештерү линияләре белән автомат рәвештә идарә итүне сирәк очракларда кулланганнар.

Тиз хәрәкәтләнүче цифрлы электроника барлыкка килү белән аларны җитештерү линияләрендә эшләүче механизмнар белән идарә итү өчен файдалануның яңа мөмкинлекләре ачылды. Әлеге процесска цифрлы мәгълүматны эшкәртү, саклау һәм тапшыруның гадилеге ярдәм иткән. Микропроцессор һәм микроконтроллер техникасы барлыкка килү белән автоматлаштыру процессы яңа дәрәҗәгә чыкты: электрон төеннәр белән җиһазландырылган механизмнарга ясалма интеллект элементлары бирелде — алар килеп туган шартларга бәйле рәвештә карарлар кабул итәләр, күп факторларга бәйле катлаулы процесслар белән идарә итәләр, аларның эзлеклелеген һәм эшләү тәртибен анализлыйлар.

«Бүген хәрәкәтне стабильләштерү, автомат парковка функцияләре һәм башка мөмкинлекләре булган, идарә иткәндә машина  йөртүчегә ярдәм итүче автомобиль; кулланучы сайлаган программа буенча эшләүче кер юу машинасы; кеше катнашыннан башка фатирны җыештыручы тузан суырткыч-автомат белән беркемне дә шаккатырып булмый.

Мондый системаларны булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен төрле сәнәгать һәм җитештерү предприятиеләрендә, көнкүрештә кулланыла торган автомат машиналарны һәм автоматлаштырылган системаларны проектлау һәм тикшерү белән шөгыльләнүче белгеч, техник-мехатроник кирәк. Мехатроника өлкәсендә иң кирәкле һөнәрләр булып инженер-электроник, сервис инженеры, педагог, электротехник, программист, робототехник, кибернетик, конструктор тора», — дип сөйләде Заһир Әзһәр улы.

Укытучы хәбәр иткәнчә, курсның бурычы — дәрес кысаларында электроника, программалаштыру нигезләре һәм механикалаштыру процессы өлкәсеннән төп мәгълүматларны тоташтыру. Мәктәп укучыларына белем биреп, паяльник һәм башка инструментлар белән коралландырып, кечкенә булса да билгеле бер функцияне үтәүче җайланмаларны төзәтергә өйрәтү.

Автор: КФУның Алабуга институты матбугат үзәге