Федераль университетлар вузлары Ассоциациясе барлыкка киләчәк

Үз конкурентлыкларын арттыру һәм үзара элемтәләрне ныгыту, уртак мәгариф программалары өчен лицензия алуны җиңеләйтү максатыннан 10 федераль университетлар Ассоциациягә берләшергә тиешләр. Мондый фикерне Россия ректорлары союзы утырышында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров җиткерде. Ул кичә генә Мәскәүдә үткән иде. 

Тәкъдим инде кабул ителгән. Тиздән Татарстан вузлары Ассоциациясе уставына охшатып, Ассоциациянең уставы эшләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, мондый орган ТР вузлары ректорлары советы карары нигезендә 2015 елда Татарстан Президенты ярдәмендә барлыкка килгән иде. Бүген Татарстан вузлары Ассоциациясе бары тик актив эш фазасына гына кереп бара. Ләкин мондый тәҗрибә сайланган юлның дөрес булуын дәлилли.

Ректор Илшат Гафуровның тәкъдиме хуплап каршы алынды. Ассоциацияне булдыру эше бик тиздән башланып китәчәк.