Филология институтына 1 курска 1292 студент кабул ителгән

«Татар информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кабул итү кампаниясе тәмамлануга кагылышлы зур матбугат очрашуы үтте. Әлеге язма «Интертат» электрон газетасы сайтыннан алынды. 
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына быел 1292 студент кабул ителгән. Билингваль белем бирү белгечлегенә мәгариф министрлыгы белән шартнамә төзесәң генә кереп була. Читтән торып укып, укытучы буласың килүнең нинди шартлары бар? Кайсы студентлар 15 мең сум стипендиягә өметләнә ала? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «татфак»ка кагылышлы саннар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2019 елгы кабул итү нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе булды. Гомумән институт кына түгел, һаман да халык телендә «татфак» дип аталган уку йорты — хәзер инде Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендәге яңалыклар, нәтиҗәләр булуы белән дә таныштырып үттеләр.
 
Рәдиф Җамалетдинов (КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры):
— Барлык юнәлешләр буенча да институтта кабул итү кампанияләре төгәлләнде. Безнең институтта өч югары мәктәп эшләп килә. Аларның берсе – Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе. Икенчесе -Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе. Өченчесе – Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе.
Быел беренче курска без 1292 студент кабул иттек.
Әгәр аерым категорияләр буенча карасак, без 365 укучыны бюджет, 927 баланы килешү нигезендә кабул иттек. Шуларның 455е чит ил, ә 837се Россия гражданнары. Ягъни, хәзер бездә 11 чит ил студентлары белем ала. Безгә килгән балаларның географиясе киң. 455 бала унбер чит илдән килде. Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Кытай, Египет, Индонезия, Корея, Төркия һәм Монголиядан балалар беренче курска килде. Чит ил студентларының 450се түләп укый, 5се дәүләт биргән квота нигезендә укыячак.
Читтән торып уку бүлегенә без 297 бала кабул иттек, ә көндезге бүлеккә – 995. Инде хәзер шактый еллар дәвамында бакалавр һәм магистратура программаларына кабул итәбез. Мин әйткән саннар менә шушы ике юнәлештәге программалар буенча китерелде.
Тулаем алганда күрсәткечләребез әйбәт. БДИ баллары 81 дән күбрәк булды. Бу былтыргы белән чагыштырганда артыграк. Аннары безнең институтыбызга унбер бала югары баллар белән кабул ителде. Бу теге яки бу фәннәрне 100 баллга тапшырган абитуриентлар. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар бу.
Миңа калса, имтиханнарын 100 баллга тапшырган балаларның безгә килүе, чит илләрнең шундый күләмдә безнең программалар белән кызыксынуы – ул инде безнең программаларның актуаль булуы, кызыклы булуы турында сөйли торган фактлар. Һәм инде, миңа калса, бу институтның имиджы бар икәнлеген дә исбатлый.
Рамил Мирзаһитов (Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы):
 
— Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбенә берничә юнәлеш буенча кабул иттек. Татар теле һәм әдәбияты юнәлеше генә түгел диюем. Мисал өчен, бакалаврга дизайн юнәлешенә 20 студент, интерьер дизайнына ике төркемгә 12 студент, музыка укытучысына шулай ук 20 студент кабул иттек. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча студентларны быел да ике төрле юнәлештә кабул иттек. Беренчесе – укытучылар әзерли торган юнәлеш. Һәм нәкъ башка еллардагы кебек бу юнәлеш тә ике белгечлеккә аерыла. Бу инде ике профильле белгечлек – татар теле һәм әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары. Бу белгечлеккә 24 студент җыйдык. Аларның 20се бюджетта, 4се килешү нигезендә укый.
Һәм икенче юнәлеш безнең филология юнәлеше. Татар теле һәм журналистика дип атала. Шулай ук 20 бюджет урыны бар иде, аларны капладык. Тагын ике студент түләүлегә керде. Ягъни, бакалавриат бүлегенә шушы ике юнәлеш буенча гомуми 46 бала кабул иттек.
Магистратурада ике программабыз бар. Берсе аның көндезге бүлектә “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” дип атала. 15 студент бюджетка, 4се килешү буенча керде. Икенче юнәлеш – “Татарча текст төзү технологияләре” дигән программа буенча читтән торып уку бүлегенә 12 бюджет, 2 түләп укучы студентлар кабул иттек.
Кыскасы, быел татар теле һәм әдәбияты бүлегенә 79 бала укырга керде.
 
Билингваль белем аласың килсә – шартнамә төзе
 
Бу проектны узган ел башлап җибәрелгән. Математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү белгечлекләренә Татарстан Республикасы һәм мәгариф министрлыгы заказы нигезендә көндезге бүлеккә берничә кеше генә кабул ителгән. Ә быел көндезге уку бүлегенә 92 бала укырга кергән. Математика һәм физика укытучысы белгечлегенә 40, инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек теле) бүлегенә 27, башлангыч мәктәп укытучылары һәм башлангыч мәктәптә фәннәрне инглиз телендә укыту бүлегенә 25 студент кабул иткәннәр.
Читтән торып уку бүлегенә башлангыч мәктәп укытучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияче белгечлегенә 50 студент кергән. Шушы ике белгечлеккә, узган елгы кебек, көллиятләрне бетереп килгән студентларны гына алганнар. Чөнки таләп шундый ди. Студентлар нигездә Арчадан, Казаннан, Түбән Камадан, Чаллыдан, Минзәләдән килгән.
Әле шунысын әйтеп үтәргә кирәк: көндезге бүлеккә Республика заказы буенча кабул ителгән студентлар ай саен 15 мең күләмендә стипендия алып бара.
Рәдиф Җамалетдинов (КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры):
— Билингваль юнәлешкә балаларны әле бер генә программа буенча кабул иттек. Бу башлангыч мәктәп укучылары. Инде киләсе елга мәгариф министрлыгының якынча заказ планы килде. Анда математиканы, физиканы инглиз телендә укыту, башлангыч сыйныфларда дәресләрне инглиз телендә укытырдай белгечләр әзерләү кирәклеге әйтелә. Ягъни, без математиканы татар телендә, рус телендә һәм инглиз телендә укытучы белгечләр әзерлибез. Шуның өчен алар математиканы гына түгел, ә шушы телләрне дә үзләштерәчәкләр.
— Полингваль мәктәпләр киләсе елдан ачыла башлый. Ә белгечлек алыр өчен алты ел кирәк. Аларда хәзер кем эшләячәк соң, дип сорады журналист Гөлназ Бәдретдинова.
Рәдиф Җамалетдинов (КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры):
— Бу проблеманы хәл итү өчен укытучыларның квалификациясен арттыру бара. Алар йә белемнәрен күтәрәләр, йә икенче белем алалар. Бүгенге көндә Республикада кулларында шундый дипломнар булган укытучылар шактый. Әле 90 нчы елларда ук инглиз телендә укыта алырдай белгечләр әзерләнде. Дөрес, шактый еллар дәвамында ул укытучылар татар теле һәм рус телендә генә укытып килде. Ә хәзер белемнәрне кире кайтарырга кирәк.
Милли университет турында
Татарның милли педагогика университеты турында да сорау булды.
Рәдиф Җамалетдинов (КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры):
 
— Без бүгенге көндә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе биргән заказны үтибез. Бездән нинди белгечләр сорыйлар, без шул белгечләрне әзерлибез. Педагогик кадрлары аз әзерлиләр дигән сүзләр дөреслеккә туры килеп бетми. Без педагогик юнәлешкә дә кабул итәбез, филология юнәлешенә дә. Һәм беркайчан да, һәр хәлдә минем эшләү дәверендә, институтта татар теле укытучысы белгечлегенә студентларны кабул итми калган еллар булмады. Әле киләсе елларга шушы юнәлешләр буенча бюджет урыннары да артачак.
Бүгенге көндә Республика күләмендә югары белемле кадрларны күздә тоткан махсус проект программасы эшләнде. Һәм әлеге программаның соңгы пунктларының берсе – ул киләчәктә педагогик кадрлар әзерләү юнәлеше буенча уку йорты төзү мәсьәләсе. Бүгенге көндә Республикадагы ихтыяҗ берничә уку йорты эчендә хәл ителеп килә. Үзегез беләсез, КФУның Алабугада филиалы бар, Казанда барлык институтларда да диялек педагогик кадрлар әзерләүче бүлекләр бар. Әле бит Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты укытучылар әзерли. Ягъни, ихтыяҗ бар, тик ул хәл ителеп килә.
 
Институт эшкә урнаштырамы?
 
Яңа гына табадан төшкән укытучыларны эшкә урнаштыру ничек барганына да тукталып киттеләр. Татар теле һәм әдәбияты филологиясе бүлегендә укучыларга юллама бирелми икән, алар эшне үзләре табалар. Ә педагогика юнәлешендә татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучылары өчен мәгариф министрлыгы белән берлектә махсус комиссия эшли. Аларга бишенче курс ахырында төрле мәгариф оешмаларына юлламалар бирелә, ди.
Рамил Мирзаһитов (Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы):
— Ә билингваль белем бирү системасы буенча укучылар укырга керер алдыннан теге яки бу мәгариф оешмасы белән шартнамә төзиләр. Һәм укып бетергәч, биш ел дәвамында, шартнамә буенча эшләргә тиеш булалар. Ягъни аларның бүгенге көндә бөтенесенең дә эш урыннары бар. Бу көндезге бүлектә укучыларга кагыла. Ә читтән торып уку бүлегендә укучылар барысы да йә башлангыч мәктәпләрдә, йә балалар бакчаларында эшлиләр. Укырга кергәндә һәрберсе белән әңгәмә үткәрдек һәм эш урыннары белән дә кызыксынган идек.
Билингваль белем бирү системасы – Республика бюджеты белән тормышка ашырыла. Ул урыннар Россия Федерациясе тарафыннан бүлеп бирелгән түгел. Аларның укулары өчен Татарстан түли. Ләкин алар институтта документлар буенча “контрактник” буларак баралар. Шуңа алар укып бетергәч биш ел эшләргә тиеш тә инде. Минемчә, бик тәп шәп бу. Унбиш мең стипендия алып укы, аннары әзер эш урынына барып утыр.
Укытучыларның компетенция паспорты бармы?
Рәдиф Җамалетдинов (КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры):
— Безнең бүгенге көндәге уку планыбыз да элеккеге кебек, балаларның белемен гадәти форматта тикшерүгә корылмаган. Компетенцияләр буенча без аларны әзерлибез, компетенцияләр буенча тикшерәбез. Укытучыларның компетенцияләрен тикшерү һәм күзәтеп тору күпмедер дәрәҗәдә хәл ителгән мәсьәлә. Киләчәктә ахырга хәтле чишеп бетерергә иде. Билингваль һәм полингваль педагогик кадрлар әзерләү проектында бу мәсьәлә карата инде чаралар кертелгән. Бу юнәлештә кызыклы гына тәҗрибәләр бар, шул исәптән күрше Республикаларда.
Кайсы укытучыларга сорау зуррак?
 
Рәдиф Җамалетдинов (КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры):
 
— Ел саен кабул итү программасын әзерләгәнче мәгариф министрлыгыннан ул мәгълүматларны алабыз.
Бүгенге көндә, ихтыяҗ башлангыч сыйныф укытучыларны зур. Аннары мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүчеләр, математика, информатика, физика, чит телләр, рус теле юнәлешенә. Тик кабатлап әйтәм, киләсе 5-6 елдан көтелгән ихтыяҗ югары уку йортларына җибәрелә һәм без, кабул итү документын раслаганчы, шушы ихтяҗны күздә тотып, барысын да әзерлибез.
Укырга кергәндә конкурс зурмы?
 
Рамил Мирзаһитов (Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы):
— Конкурс бит ул шундый нәрсә: бюджет урыннары күбрәк булса, конкурс әзрәк була һәм киресенчә. Соңгы өч-дүрт елда татар теле һәм инглиз теле укытучыларына, филология һәм журналистика белгечлегенә керүчеләр арасына бер урынга биш-алты кешелек конкурс бар. Без егерме абитуриент кабул итәбез, шул урыннарга йөздән артык гариза була. Быел татар теле һәм әдәбияты филологиясе юнәлешендә бер урынга өчтән артык кеше, 20 бюджет урыны, 76 гариза. Педагогик белем бирү юнәлешендә татар теле һәм әдәбияты белән инглиз теле белгечлегендә 20 бюджет урынына 94 гариза. Бар иде шундый еллар, мәсәлән, 2010 ел, безнең бер урынга 1,3-1,5 кеше килә иде. Шуңа күрә соңгы елларда нәкъ менә милли юнәлешләрдә, Аллага Шөкер, конкурс бар.
Рәдиф Җамалетдинов (КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры):
 
— Һәр абитуриент берничә уку йортына һәм бер уку йортында берничә юнәлешкә документларын тапшыра ала. Без уникаль гаризаларның исәбен алып барабыз.
Мисал өчен, Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты юнәлешендә унбиш бюджет урынына 160 гариза кабул ителгән. Чит ил филологиясе бүлегендә ун урынга 497 бала дәгъва кылган, ул бит бер урынга 49-50 кеше дигән сүз. Рус һәм чит ил телләре педагогик белем юнәлешенә 15 урынга 820 гариза кабул ителгән. Әле монда дәвам итеп була. Тулаем алганда бакалавр юнәлеше буенча 224 бюджет урынына 2675 уникаль гариза бирелгән. Ә гомуми гаризалар санына килгәндә 4551 гариза кабул ителгән.
— Татар бүлегенә гаризалар азрак. Беренче сәбәбе – ул урыннарга бары тик Татарстанда яшәүче балалар гына дәгъва итә. Кызганыч, чит төбәкләрдән килеп, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүчеләр күпкә кимеде. Ә башка юнәлешләргә чит төбәкләрдән дә, чит илләрдән дә киләләр.
Рамил Мирзаһитов (Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы):
 
— Быел бакалавр юнәлешенә кабул ителгән 46 баланың икесе генә чит илдән. Берсе – Төркиядән килгән төрек малае. Фамилиясе дә кызыклы – Тукай. Икенчесе – Кыргызыстаннан килде. Үзе шунда туып үскән, тик нәселе белән татар егете. Чит регионнардан исә өч кеше генә алдык. Алар Башкортстаннан, Пенза һәм Киров өлкәсеннән. Элеккеге елларны чит төбәкләрдән, бигрәк тә Башкортстаннан күбрәк була торган иде. Кызганыч.

Энҗе ГАБДУЛЛИНА. КФУ студенты. «Татар информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты.