Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка мактаулы исем бирелде

Бүген, 27 нче февраль көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка «Россия Федерациясенең югары мәктәп атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта институт директоры үзенең инстаграмдагы шәхси битендә хәбәр итә. Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалаган. 

«Мондый югары дәрәҗәле дәүләт бүләге өчен әти-әниемә, гаиләмә, язмышыма, туган университетыма, вуз җитәкчелегенә, республика, илебезгә һәм, әлбәттә, коллегаларыма, институт коллективына, дусларыма рәхмәтлемен», — дип шәрехләгән әлеге постны Рәдиф Җамалетдинов.

Рәдиф Рифкатовичны зур бүләге белән котлаучылар арасында танылган шәхесләр — «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, продюссер Рифат Фәттахов, җырчы ИлСаф һ.б., студентлар бар.

Барлык котлауларга без дә кушылабыз һәм алдагы эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез, Рәдиф Рифкатович!