Филология юнәлешендә татар журналистлары әзерләнә башлый

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе 2020-2021 уку елында «Филология. Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белгечлегенә студентлар кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов сөйләгәннәргә сылтап хәбәр итә. 

«Әлеге юнәлеш татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә филологлар, төрле массакүләм мәгълүмат чараларында татар телендә эшләүче журналистлар әзерләүгә йөз тота. Уку-укыту КФУ галимнәре тарафыннан гамәлгә ашырылачак» — дип сөйләгән декан.

Уку вакыты — дүрт ел, барлыгы 23 бюджет урыны бирелгән, укырга керү өчен рус теле һәм җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы, татар теленнән бердәм республика имтиханы нәтиҗәләре кирәк. Татар теленнән имтиханны вузда да бирергә мөмкин, диде Рамил Мирзаһитов.

Зилә Мөбарәкшина, «Татар-информ» МА.