Филологлар ничек бәйрәм итә?

25 нче май — Россиядә филологлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата филология факультеты студентлары, аны бетереп чыгып китүчеләр, укытучылар, тәрҗемәчеләр, китапханәчеләр, һәм гомумән, әлеге өлкәгә әзме-күпме өлеш кертәннәрнең һөнәри бәйрәме.

Казан федераль университетының Г.Тукай исмендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге укытучылары, студент, аспирантлары  әлеге бәйрәмне ни рәвешле уздыра икән, сорап карыйк:

gpF9CNkYXjw

Айгөл Абдрахманова (аспирант): 

“Торт белән чәй эчәргә дип уйлап торам әле :)”.

Ленар Хамматов (студент):X7Q0XjKtLlE

“Килеп чыкса, ул көнне  дуслар белән, җыелып чәй эчәргә җыенган идек. Күп кеше бу көнне нинди бәйрәм икәнен дә белми. Пиар ясап, бу өлкәгә катнашы булганнарны котлап чыгарга да исәп юк түгел”.

Халисә Ширмән (укытучы):  oOkYTmufWMo

“Гомеремдә бер тапкыр да әлеге бәйрәмне билгеләп үткәнем юк икән.  25 нче май ул – минем өчен һәрвакытта да мәктәпне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе көне. Быел ничек тә булса филологлар көнен искә алырга туры килер инде. Ул көнне безнең кафедра утырышы була, мөгаен, шунда бер-беребезне тәбрикләрбез”.

Йолдыз Хөрмәтуллина (студент):

Rkbn52eMUPs

“Дөресен генә әйткәндә, әлеге бәйрәм турында ишеткәнем дә юк иде. Уйлап карасаң, яраткан эшең белән шөгыльләнү – көн дә бәйрәм дигән сүз бит инде ул. Менә хәзер хәл иттем: атна уртасы булуга карамастан, ул көнне күп итеп шоколад алып, китап укыйм”.

Зилә Сабитова, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең  2 курс студенты