Физиклар & лириклар

Казан федераль университетында «Студентлар язы — 2019» фестивале дәвам итә. 13 март көнне узган концертны физиклар һәм лириклар көрәше дип атарга мөмкин. 

«УНИКС» сәхнәсе «тузанын» бу көнне Физика институтының һәм Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының иҗат коллективлары «какты». Ике институтның чыгышларында да телевидение темасы үзәккә алынган иде.

Иң беренче булып чыгыш ясаган Физика институты сәхнәдә «Давай разберемся» дигән шоуның эчке кухнясын күрсәтте. Физика институты студенты Денис Непрухин  мөһим имтиханга соңга кала. Беренчедән, укырга барганда каләме булмаганлыгы ачыклана, кибеткә кереп алган җирендә студент билетын онытып калдыра һәм институтка керә алмый. Инде кердем генә дигәндә, борын төбендә лифтны ябалар һәм нәтиҗәдә соңга калуы аркасында имтиханга укытучы кертми. «Давай разберемся» дигән шоуга килеп, Денис хаклык эзли. Телевидение алып баручысы махсус интрига ясый, барысын да уенга кора — шоу ясый. Ләкин Денис соңыннан бу ситуациядә бары тик үзе генә гаепле икәнлегенә төшенә. Каләмне бит ул кичтән алып куя ала иде… Ток-шоу төрле заманча биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды һәм ахырда «Тормыш әйтерсең лә телешоу» дигән мораль белән тәмамланды.

Физика институты иҗади чыгышлары арасында татар теленә дә урын тапкан иде. Сәхнәдә татар телендә шигырь укылды, ләкин чыгыш өчен башка төрле әсәр сайланса, яхшырак булыр иде дигән тәэсир калды.

Л.Тостой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Студентлар язы» фестиваленең даими җиңүчесе. Бу аңалашыла да, институт һәр елны мәдәниятебезне, сәнгатебезне яңа көчләр белән тулыландыра. Быелгы яшьләрнең дә пәрдә ачылуга сынатмаячагы ачык иде. Алар креатив, яңалыкка омтылучан, яңача фикерли белгән җитез студентлар. Әнә бит, зур телерадиокомпаниянең Казан филиалында булып яткан хәлләрне бик оста җанландыра алдылар сәхнәдә. Сюжет буенча Казан филиалының рейтинглары түбән. Моны төзәтү өчен Мәскәүдән, биредә кайчандыр эшләп киткән режиссер җибәрелә. Халыкта: «Яңа себерке — яңача себерә» дигән әйтем бар. Яңа кеше дә яңа таләпләр куя, тапшыруларда сенсациягә, уңайсыз сорауларга игътибар ителә башлый — хезмәткәрләр бу эшкә протест белдерәләр: кешелек кыйммәтләре югалуы турында әйтәләр. Әмма рейтингта чагылыш тапкан аудиториянең зәвыгы моңа каршы килә. Филологлар телевидение хезмәткәрләре арасындагы мөнәсәбәтләргә, мәхәббәткә дә, КФУ студентлары тормышыннан алынган мәзәк хәлләргә дә урын тапканнар иде. Чыгыш КФУга багышланган заманча җыр белән тәмамланды. Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты КФУ күләмендә үткәрелгән иҗади фестиваль-конкурсларда татар телендәге чыгышлары белән сөендерә. Быел да татар телендәге номерлар концертта шактый иде. 

P.S. Бүген «УНИКС» сәхнәсен Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм медикоммуникация институты һәм Идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары кыздырачак.

Раил Садретдинов.