Флорид Әгъзамов кичәсе

11 нче февраль КФУның Журналистика факультетының беренче деканы Ф.И.Әгъзәмовның туган көне. Шул уңайдан университет «Гуманизация информационного пространства в контексте диалога культур» фәнни-гамәли конференциясе уздыра. Конференциянең пленар утырышы 11 нче февраль көнне 9.30 дан 11.30га кадәр Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәнең конференц-залында узачак.

Секцияләр буенча эшләр сәгать 12.30да  КФУның ЦИТ бинасында дәвам итәчәк.

Ф.Әгъзәмовны искә алу кичәсе 11 нче февраль 15.00да «Ногай» кунакханәсенең «Тукай» залында булыр дип көтелә.