Фотога төшәр чак!

Хәзер фотога төшү гадәти күренеш, смартфон барыбыз өчен дә фотоаппарат ролен үти. Шуңа карамастан, күбебез фотога төшәргә яратмый. Йә кулың дөрес түгел, йә башың кырыйга караган, тагын әллә ниләр… Бигрәк тә бу егетләр арасында зур проблема. Бүген аны хәл итәргә тырышырбыз.

1. Иң гади позаларның берсе — кулларның берсе өстенә берсен кую. Бу очракта җилкәләреңне аз гына артка, ә корсагыңны аз гына алга чыгарырга кирәк.

2. Фотога төшкәндә еш кына кулларны кая куярга белеп булмый. Моннан котылуның чарасы — кулларыңны кесәңә яшер дә куй! Әгәр кулыңда берәр кием элементы булса (куртка, костюм), аны җилкәңә ас.

3. Урындыкка утырган килеш фотога төшәсең килсә яки төшәргә туры килсә — бер аягыңны икенче аягың өстенә сал. Куллар белән дә шуны ук кабатла.

4. Стенага сөялеп төшү. Артың белән дә, кырыең белән дә басып төшә аласың. Мондый фото гади һәм эшлекле дә булырга мөмкин.

5. Шәп фотога ирешү өчен тагын бер менә дигән поза. Бер кулыңны кесәңә яшер, икенчесенә берәр предмет тот.

6. Урындыкны тотыну чарасы итеп куллану да бик отышлы. Мондый поза иҗади кешегә фотога төшкәндә уңышлы.

7. Иң популяр һәм гади позаларның берсе — идәндә утыру. Якынайтып һәм ерагайтып берничә фото ясагыз!

8. Бу поза алдагысыннан әллә ни аерылмый. Монысы табигатьтә отышлырак булачак.

 

9. Бераз гына неформаль поза дияргә була. Идәнгә утырып, стенага яки башка вертикаль әйбергә терәлү.

К

Киңәшләрне Илгиз Шәкүров әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.