КФУ эксперты озынборыннарның активлыгы кайчан кимиячәге турында сөйләде

Татарстанда безелдәвек һәм тешли торган озынборыннар киң таралган.

Быел безнең төбәктә черкиләр һөҗүменең иң югары ноктасы күзәтелә. Җәйнең икенче аенда бу бөҗәкләрнең яңа буыны көтелә. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев Казан федераль университетының Медиакоммуникацияләр үзәгенә озынборыннар активлыгы сәбәпләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

Озынборыннар өчен температура — төп чикләүче фактор.

«Май ахыры — июнь башы — черкиләр барыннан да күбрәк булган чор. 2019-2020 еллар белән чагыштырганда бу бөҗәкләр визуаль яктан күбрәк. Озынборыннар санының төп сәбәбе һаваның югары температурасына бәйле. Гадәттә, шомырт чәчәк аткан вакытта кырау була, быел мондый суыту булмады, эссе көннәр күзәтелде. Шуңа күрә беренче черкиләр май башында ук барлыкка килде. Шулай итеп, бу бөҗәкләрнең зур популяциясе тупланды, алар безгә югалтуларсыз очып килделәр. Июльдә озынборыннарның яңа буыны булачак. Пик июль ахыры — август башында юкка чыга. Суынганда черкиләр үлә», — диде Николай Шулаев.

КФУ эксперты әйтүенчә, черкиләрнең берничә төре бар. Шәһәрдә кешеләрне соры төстәге комар-пискун борчый, ул шәһәр тормышына җайлашкан һәм синантропомга әверелгән (кеше белән бергә яшәгән тере организм). Фонтаннарда, су баскан подъездларда, хәтта аквариумнарда да үрчи ала. Шәһәр яки урманда яши торган, Aedes ыруыннан булган (рус теленә тәрҗемә иткәндә — кусак) соры төстәге озынборыннар. Малярия озынборыны да бар әле, ләкин ул СССР чорындагы кебек куркыныч түгел.  Мондый черкиләр тешләгән вакытта кешенең тәнендә 90 градус почмакта утыра. Барлык бу бөҗәкләр — кулицидлар, канэчкеч черкиләр семьялыгыннан.

Ике канатлыларның, шул исәптән черкиләрнең дә очу аппаратлары иң камиле. Сүз уңаеннан, аларның редуцияләнгән икенче пар канаты бар (кечкенә безелдәвекләргә әверелә). Мускулатура бер кыскарганда, 100 дән артык канат кагу була. Чагыштыру өчен: энә карагының мускулатурасы кыскару бер канат кагуга тиң.

«Кешене бары тик ана заттан булган озынборыннар гына тешли. Кан эчкәннән соң, үрчиләр; аталанган ана күкәйләрне суга сала. Үрчү өчен аларның энергиясе бик күп китә, шуңа күрә кан суыручылар кыска вакыттан соң һәлак була «, — диде КФУ эксперты.

Озынборыннар җылы һәм дым яраталар, суда 3-4 атна дәвамында үрчиләр. Хәрәкәтчән личинка корсагының хәрәкәте хисабына йөзә, аннары курчакка әверелә. Кечкенә генә койрыклы түгәрәк курчак кечкенә мөгезле өтерне хәтерләтә. Курчакның мөгезләре — су өстендәге сулыш көпшәсе. Курчак төрле органик матдәләр белән туклана.

Куркынычка килгәндә, «комар-пискун» һәм «комар-кусак — авырулар таратучы түгел. Кайбер галимнәр әйтүенчә, бу төр черкиләр тешләгәндә, кеше организмына берәр төрле инфекция эләгергә мөмкин. Мәсәлән, шул рәвешле туляремия, себер түләмәсе һәм башка авырулар тапшырылырга мөмкин. Ләкин мондый очраклар бик сирәк очрый. Малярия комары малярия плазмасын күчерә.

«Озынборын тешләве шундук сизелә. Бу ана озынбырын тешләгәндә кеше организмын ярсыткан төкереген җибәрү сәбәпле килеп чыга. Ялкынсыну процессы башлана. Озынборын кечкенә тишек ясый, шуңа күрә кан акмый. Бернинди югалтуларсыз, барысы да бөҗәкнең авыз аппаратына сеңә. Анда кан агымы ашкына (безнең организмның саклану реакциясе). Озынборын бернинди көч куймый диярлек, аның ашкайнату системасы кан суыра. Тешләгән эз, тап селәгәй аркасында чыгалар. Черки төкереге кан оешуга комачаулый. Кешенең каны озынборынның эчәклегендә, ашказанында туплана, — ди Н.Шулаев.

Черки тешләгән урындагы авырту — организмның чит матдәгә (селәгәй) саклану реакциясе. Черкиләр тешләнгәннән соң ул урынны кашымаска кирәк, югыйсә, ялкынсыну барлыкка килә һәм кызарып чыгачак.

Кайбер галимнәр черкиләр дүртенче кан төркеме булган кешеләргә өстенлек бирә, дип раслый. Әмма ана озынборын ач булса, ул теләсә кайсы кешегә һөҗүм итәчәк, дип раслый КФУ эксперты.

«Озынборыннар булды, бар һәм булачак. Алар белән көрәшүче хезмәтләр бар. Мәсәлән, су баскан подвалларда черки личинкалары белән көрәшү өчен, тыгыз пленка ясаучы махсус май реагенты кулланалар. Шулай итеп, бөҗәк сулыш ала алмыйча үлә. Озынборыннар — безгә эшләргә һәм ял итәргә комачаулый торган бәйләнчек бөҗәкләр. Кешеләр тупланган урыннарда алар белән көрәшергә мөмкин. Ләкин аларны күп санлы булу сәбәпле бөтенләй бетереп булмый «, — ди Н.Шулаев.

Кешеләр черкиләрдән күпме генә интекмәсен, бу бөҗәкләр табигатькә кирәк. Алар хайваннар туклану чылбырында ерткыч янамый торган эре төр хайваннар өчен туклану буларак ярдәм итә. Озынборыннар аркасында туклану чылбырында кеше дә катнаша. Озынборыннар аның канын суыра, ә алар белән кошлар, башка бөҗәкләр һәм ярканатлар туклана.

Автор: Алинә Минневәлиева