Гөлсинә Галимуллина исемендәге премиягә кемнәр лаек яки ни өчен язучы-журналист кызыл кәнәфигә утырудан баш тартты?

16 нчы октябрь көнне Казан Федераль Университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бинасында инде икенче ел рәттән үткәрелүче чара – Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, күренекле язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм бик күп кызыклы китаплар авторы Гөлсинә Галимуллинаның студентларга премия тапшыру тантанасы узды.

Очрашу башында ук Гөлсинә ханымны кызыл кәнәфигә чакырсалар да, ул түрдә утырудан баш тартты.

– Мине зурлаганыгыз өчен рәхмәт, – дип башлап җибәрде ул сүзен. –Ләкин мин гадилекне яратам. Гомер буе журналист булып эшләгәнгә дә түргә утыра алмыйм. Түрдә утыру минем өчен түгел, мин һәрвакыт китап укучыларым белән басып аралашам, – дип тамашачыларны үзенең эчкерсезлеге белән очрашуга бик җиңел генә алып кереп китте.

Кичәне Әнгам Атнабаевның матур шигырь юлларыннан башлап җибәргән 4 нче курс студенты Марсилә Фәхертдинова язучыга беренчеләрдән булып сорау да бирергә ашыкты:

– Укучыны китап укырга өйрәтә торган нинди серләрегез бар? – дип кызыксынды ул.

– Минем һәрбер китабым иман, әхлак үстерү турында. Геройларым да – әдәпле, тыйнак, татар милләтенең гореф-гадәтләрен саклап, аның кануннарына буйсынып яшәүче уңай персонажлар. Әсәрләрем нигезендә дә укучыларда нәкъ менә шушы сыйфатларны тәрбияләү теләге ята.

Язучының әлеге сүзләреннән соң аның иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынучылар саны тагын да артты. Һәр студент әлеге мөмкинчелектән файдаланып, үзен борчыган сорауларга җавап табарга тырышты.

– Китаплар яза башлагач, тормышыгыз үзгәрдеме? – дигән сорауга Гөлсинә ханым елмаеп кына: “Әйе, мин күлдән диңгезгә чыктым”, – диде. Шуңа өстәп, укучыларны китап укырга, телне яратырга да өндәде.

Гөлсинә ханым белән әңгәмә шулай җиңел һәм күңелле барды ки, хәтта очрашуыбызның дулкынландыргыч мизгелләренә килеп җиткәнен сизми дә калганбыз.

Студентларны тәбрикләү алдыннан, Университетыбызның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Заһит улы Гарифуллин да Гөлсинә Галимуллина белән чиксез горурлануын белдерде:

– Сезнең каршыда чын әдип – тормышны, кешеләрне, дөньяны яхшы белүче, тирән фикер йөртүче, туган тел аша укучыга барып җитү сәләтенә ия булган ханым утыра. Ул безне әдәбият өлкәсендәге матур уңышлары белән һәрдаим куандырып тора. Без, үз чиратыбызда, студентларыбыз арасыннан шундый яхшы кешеләр чыгуына чын күңелдән сөенәбез. Гөлсинә Җиһаншина белән элемтәдә тора алуыбызга да чиксез шатбыз. Укучыларыбызның иҗатларын югары бәяләп, аларны үстереп һәм үсендереп торуыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде В.Гарифуллин.

2018 елда Гөлсинә Галимуллина премиясенә 3 җиңүче лаек булды. Шуны да әйтеп узарга кирәк, үзләрен җәйге практика вакытында яхшы яктан күрсәтә алган иң-иңнәр өчлегендә кызлар гына иде: Чулпан Гарифуллина, Рәйдә Нигъмәтҗанова һәм Миләүшә Гафурова.

– Бүгенге бүләкләүдән соң, иҗатыбызның юкка булмавына, җәй буена куйган көчләребезнең юкка китмәвенә тагын бер кат инандык. Сез безне тагын да тырышыбрак укырга, күбрәк язарга, каләм тибрәтергә канантландырдыгыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт! – дип, шатлыклары белән уртаклашты кызлар.

Кешене яхшы гамәлләргә яхшы уйлар этәрә, диләр. Ә әдәбият белән кызыксынмаган һәм китап белән дус булмаган кешеләр матур фикер йөртергә сәләтле түгелдер, мөгаен. Яшь буында шушы күркәм сыйфатларны тәрбияләү теләге белән янып яшәүче язучы һәм журналист Гөлсинә Галимуллина белән очрашулар соңгысы булмас дип ышанабыз.

Инзилә Хөсәинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.