Әгәр дә син кыю икән, безгә кил!

Татар журналистикасы кафедрасы 30 нчы октябрь көнен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде. Чөнки без милли китапханәгә “Республика Татарстан” газетасы белән очрашуга бардык.

Очрашуның спикеры — баш мөхәррир урынбасары Андрей Лебедев газетаның тарихы турында да, чын журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген дә, үзенең тормыш тәҗрибәсе турында да сөйләде.  “Республика Татарстан” газетасында объектив фактлар гына язылуы, гайбәт, сары матбугат булмавы турында билгеләп үтте. Андрей Лебедев университетны тәмамлауга, шушы газетага эшкә урнаша.

“Һәрбер өлкәнең нинди дә булса авырлыклары бар, журналистика да искәрмә түгел. Үз алдыңа максат куярга, тырышырга, эшеңне яратып башкарырга кирәк” – ди ул . Студентларны газетага практика үтергә дә чакырып калды:

“Безнең газетада эшләү җиңел түгел, үзеңә ышану, зур көч тәлап итә. Әгәр дә сезне авырлыклар куркытмый икән, килегез, үзегезне сынап карагыз” диде.  Без шундый тәҗрибәле шәхесләр белән аралаша алуыбызга шатбыз. Гомумән, мондый очрашулар һәм мастер-класслар бик кызыклы үтә. Аларга килегез, яңалыклар табыгыз.

Марсилә ФӘХРЕТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.