Әгәр йоклый алмасагыз…

Борчылганда, артык арыганда яки сызланганда йокы начарлана. Кеше йоклап китә алмый азаплана яисә төнге йокысы кача. Бу очракта психологлар түбәндәгеләрне киңәш итә:

— Кичке ашны ашагач, каты чәй, кофе эчмәгез, алар урынына тынычландыручы үлән чәйләренә өстенлек бирегез.

— Йоклар алдыннан бер стакан кайнаган җылы суда бер кашык бал эретеп эчегез.

— Алай да йоклап китә алмасагыз яисә төнге йокыгыз качса, валерианка эчегез.

— Ислам динендәге кешеләргә йокларга яту белән өч тапкыр “Аятел-Көрси” уку да ярдәм итә.

— Йоклап китә алмаганда “Әстәгафируллаһ” дип кабатлау да бик файдалы. Өч сәгать эчендә бу зикерне ун мең тапкыр кабатлап була. Бу зикердән кешенең гөнаһлары ярлыкалана, күңелендәге авыр уйлар онытыла, ул тынычланып, йокыга тала.

— Кайбер кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар, йортта ялгыз калса, куркудан йоклап китә алмый интегә. Мондый очракта югарыда әйтелгәннәрне үтәргә һәм гадәттәгедән 2-4 сәгать иртәрәк йокларга ятарга киңәш ителә. Кич башкарасы эшләрне иртәрәк торып та төгәлләргә мөмкин.

Киңәшләрне Манижа Камолова әзерләде.