Әгәр мин…

… Әгәр мин галим булсам, иң беренче чиратта, барлык чирләрдән дәва табыр идем. Балалар авыруы буенча тикшерү башлар идем, чөнки, балалар тавышы, балалар көлүе, аларның йөзендәге елмаю – болар барысы да дөньяда иң матур күренешләрнең берсе.

Әгәр мин галим булсам, сугышларны туктата торган ысул уйлап табар идем… Сугыш – ул һәрвакыт мәгънәсез югалтулар, авыртулар, ятим калган балалар, көтә-көтә арыган әниләр. Нәрсәгә һәм кемгә кирәк соң андый корбанар?

Галим булып киткән очракта, мин бөтен дөньяда ачлыкны бетерер идем. Бу бит котычкыч! Бүгенге технологияләр көнендә, инде нәрсә генә уйлап тапмаган заманда, кайдадыр, кемнеңдер ашарга бер кисәк ипие юк! Кемдер искерә башлаган ипине дә ташлый, ә кемдер аны шул вакытта рәхәтләнеп ашар иде…

Вакыт машинасы уйлап тапсаң да начар булмас иде дип уйлыйм. Ни өчен дип сорыйсыз? Өлгермим. Бу сорауга җавап бирергә дә өлгермим. Шушы ьайланма ярдәмендә “Гарри Поттер” китабында соман, бер үк вакыт эчендә берничә җирдә булыр идем: укуда, эштә, дуслар белән… Болай булса, күп кенә кешегә файда китерер идем бит. Галим  кешеләргә файдалы әйберләр ясарга тиеш бит?! 

Әгәр мин галим булсам, бу дөньяга әллә ни кадәр яңалык, файда китерер идем. Тик юк бит, мин галим түгел… Ләкин аңа карамастан, мин бу дөньяга болай да файда китерә алам. Миннән зур ачышлар көтмәгез. Шулай да, көндәлек тормышта адым саен “геройлык” эшләп була. Без аны никтер сизмибез, күрмибез. Шулай тәрбияләгәнгәме, менталитетыбыз шундый булгангамы, белмим.

Өлкән яшьтәге әби-бабайга юл аша чыгырга булыштыңмы, яшь әнигә урын бирдеңме, болар барысы да файда, һәрберсе зур эш. Әйе, чүплеккә кадәр илткән чүпне, тиешле урында тарткан тәмәкене, синең газоннан чәчәк өзмәгәнеңне бер кеше дә күрми һәм сизми. Синең бу системага керткән өлешең бик аз сыман, ләкин, синең кебекләр бергә җыелса, бергә сез бу тормышны яхшырак, чистарак ясый аласыз.

Шуңа күрә, мин “әгәр мин фәлән булсам” диеп чикләнеп калмыйм. Кеше мөмкинчелекләре чиксез, теләргә генә кирәк. Һәм бу тормышта үзеңне билгеләнешне онытмаска, югалтмаска гына кирәк.

Нурия Нургалиева. КФУ студенты.