Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә Төркиядән кунаклар

5 нче сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Төркиядән килгән кунакларны каршы алды. Төркия университетларыннан килгән фән докторлары студентлар белән төрле мәсьәләләргә кагылып үтте: татар теленең Төркиядәге урыны, университетларда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү, татарларның төрек телен өйрәнүе, чит җиргә ияләшүнең кыенлыгы һәм башкалар. Кунаклар арасында Мимар Синан исемендәге Мәдәният университетыннан Ильяс Кемалоглу, Арзу Кылынч, Мәрмәр Университетыннан Ахмет Канлыдере, Эгей Университетыннан Хатидже Ширин, Богазичи Университетыннан Айшегюл Сойсан, Бартын Университетыннан Гюзде Гюнгюр, Бартын Университетыннан Алсу Камалиева һәм Гаяз Исхакый исемендәге “Идел-Урал җәмгыяте”нең җитәкчесе Тюляй Дуран бар иде. Студентлар белән булган җылы әңгәмәдән соң, алар институт һәм, аерым алганда, югары мәктәпнең эшчәнлеге белән танышты.

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/tataristika-12111241m-tjurkologiya-jugary-341486.html