Гүзәл мөгаллим

Иң беренче мәктәп көненнән башлап, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән бергә һәрчак укытучы бара. Юкка гына аны икенче әни димиләр бит. Ул безгә белем бирә, яхшы белән начарны аерырга өйрәтә, тормыш юлыннан бернидән курыкмыйча барырга ярдәм итә. Нәкъ менә шундыйларның берсе,  Казанның Вахитов районында урнашкан 27 гимназиядә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Эльвина Нәҗипова. Ул балаларны моңлы татар теле дөньясына алып керүче, татар  телен кызыклы, үзгә алым-ысуллар кулланып укытучы, төпле белем бирүче яшь туташ.

Эльвина күп кенә бәйгеләрдә катнашып, зур җиңүләргә ирешә. Укытучы  кызга әлеге бәйгеләр зур тәҗрибә тупларга да ярдәм итә. Шәһәр күләмендә үткәрелгән “Яз Гүзәле” бәйгесендә кызлар тышкы матурлыкны гына түгел, эчке матурлыкларын да яктырталар. Конкурста  гаиләдә була торган гореф-гадәтләр, татар халкының милли ризыклары, мәшһүр, күренекле шагыйрьләр иҗаты турында үзенең белемнәрен күрсәтәләр. Соңрак инде, Эльвина Халыкара “Татар кызы – 2016” бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итүче булып билгеләнә. Финалга үтә. Иртәдән кичкә кадәр барган репетецияләрдә кызлар белән аралашу, Латвия, Казахстан, Әстерхан, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ставрополь, Чиләбе, Төмән, Томск, Башкортстан, Пермь, Удмуртия яклары белән танышырга ярдәм итә. Укытучы – кайда да укытучы инде. Бәйгегә әзерлектән тыш вакытларында Эльвина  көннәрен  төрле як кешеләренең үзләренә хас булган диалектларын, сөйләшү рәвешен, гореф-гадәтләрен, сыйфатларын өйрәнүгә багышлый. Бәйгедә катнашучылар арасында булачак табиблар да, дизайнер, бию һәм җыр укытучылары да, хисапчы, инженер-эколог, хәтта пожарниклар да, үзләренең Татар кызлары булулары белән горурланып, үз телләрен саклап яшәүче,  яңа буынга алып баручы яшьләр.  

Бәйге дәвамында Эльвиналар белән Татарстанның һәм Чиләбенең атказанган артистлары, мөхтәрәм укытучы апа-абыйлар эшли. Аларга тышкы матурлыктан кала, эчке матурлыкның мөһимрәк икәнен аңлатып, кызларның асыл сыйфатларына, сәхнә серләренә тирәнрәк төшенергә ярдәм итәләр. Әлеге бәйгедә Эльвина ике номинациядә җиңү яулый: “Иң камил кыз” һәм “Татар телен яхшы белүче кыз”.

Эльвинаның тырышлыгы бәйгеләрдә җиңү яуларга ярдәм итсә, тәҗрибәсе исә, укыту эшендә иң зур бүләккә – укучыларның ышанычын яуларга булыша.  Әлбәттә, балалар белән эшләү – ул зур җаваплылык.   Аңлашылмаучанлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Ләкин Эльвина андый авырлыклар алдында гына тукталып калучылардан түгел. Ул укучылар белән уртак тел табып, аларның хәлләренә керә белә. Алар өчен якын дуска әверелә. Аның тырышлыгы бушка китми, ул яшь укытучылар грантына ия була.

“Нинди генә эшкә алынырга уйласам да, әбиемнең “кызым, бер эш тә җиңел бирелми. Һәр эшнең үз авырлыгы” дигән сүзләрен искә алып тотынам. Авырлыкларны җиңә белеп эш итәргә кирәк. Бу тормышта һәр нәрсәгә әзер булу сорала. Иртәгесе бер Аллаһ кулында. Бүгенге заманлаштырылып барган дөньяда, без үзебез дә, бигрәк тә балаларыбызны үз телебезне онытмаска, аны сакларга, якларга өйрәтергә, милли кыйммәтләребезне барларга, үз асылыбызны югалтмаска тиеш!” – ди Эльвина.

Лилия ӘХМӘТГАЛИЕВА, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.