Габдуллага сәлам бирелмичә калды

Бу символик вакыйга көтелмәгәндә күңелсез тәмамланды. Тел төбем быелгы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында. Дөресрәге, аның тискәре һәм уңай якларын барлап узарбыз.

Әлеге акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру һәм заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту. Шуны искәртеп үтәргә кирәк, бу чара нәкъ менә бөек шагыйребез Г.Тукай туган көнне, 26 нчы апрельдә үткәрелә. Сәбәбе дә бар бит, Туган тел көне!

2019 елның 26 апреле көнне, “Мин татарча сөйләшәм” 14 нче тапкыр уздырылды. Ул “Сәлам, Габдулла” флешмобы белән башланып китәргә тиеш иде, тик, ни кызганыч, оештыручыларның җавапсызлыгымы яки башка сәбәпләр аркасындамы  Габдуллага сәлам бирелмичә калды… Оештыручылар исә бу күренешне рәсми рәвештә кыенлыклар килеп чыгу белән аңлаттылар.

Чараның алып баручылары исә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм биюче-хореограф Нурбәк Батулла иде. Бәйрәм башында алар ак битлекләрдән чыгып тамашачыларны шаккаттырсалар, скотч белән авызларын каплап татар милләте, теле турында шигырь сөйләүләре күпләрне тетрәндергәндер. Бер шигем юк, ул мизгелдә бөтен кешенең исенә татар теле мәсьәләсе буенча чыккан аңлашылмаучанлыклар, күңелсез вакйгалар төшкәндер. Соңрак әлеге скотч белән Йолдыз Миңнуллинаның аягыннан алып күзләренә кадәр чорнап ук алдылар һәм күтәреп алып кереп киттеләр…

Узган елны Татарстанның яшь рэперы Альберт Нурминскийның акциядә катнашучы күпләр өчен зур сөенеч булган иде. Кызганыч, быел ул Калининградта чыгыш ясау сәбәпле чарада була алмады. Тик моңа карамастан, сәхнәдә Juna, The Kam, Gauga, Рәдиф Кашапов, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар чыгыш ясады. Күпләр өчен әлеге яңа буын вәкилләренең сикерүе, кычкыруы, гомумән, тилерүе кызык һәм мавыктыргыч булып тоелса, аларны аңлап-өнәп бетермәүчеләр дә табылды… Әмма шуны искәртеп үтәсем килә, акциядә элеккеге җырларны заманчалаштырып башкаручылар да бар иде, мәсәлән, ALQанат төркеме.  Алар яшьләргә милләтебезнең көй-моңнарын онытмаска һәм популярлаштырырга ярдәм итәләр!

Сүземне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе  сыман җылы һәм матур итеп тәмамлыйсым килә … Тик булдыра алмыйм, моңа журналист Рәмис абый Латыйповның инстаграм битендәге язмасы сәбәпче. Ул сәхифәсендә “Ни өчен Арча егете, шул ук Тукайның якташы Илназга (Илназ Гарипов) “Мин татарча сөйләшәм”дә бер җыр җырлап чыгарга ярамый?”, “Бу милләт исеме белән уза торган вакыйга. “Рәдиф Кашапов (акцияне оештыручы) ярата торган җырчылар” дигән чара оештырылсын Бауманда, беркем бер сүз дә әйтмәс, шыпырт кына йөрерләр барысы да. Туган тел көнендә минкульт биргән акчага уздырылган чара… сезнеке генә түгел”, дип яза ул. Әлеге җөмләләрне укыганнан соң “Мин татарча сөйләшәм”гә карата фикерем үзгәрде. Кайсы якка икәнен үзегез чамалагыз…

Илүзә Касыймова.  КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.