Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су объектларында үзеңне ничек тотарга кирәклеген кисәтә

Кешеләрнең суда батып үлү очраклары күбәйде. 

Татарстанда кызыну өчен комлыкларга бару рәсми рәвештә тыелган. Эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, республика су объектларында коену рөхсәт ителә торган  чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына әле чыкмады. Кызганыч, тыюга карамастан, татарстанлылар сәламәтлекләренә куркыныч янауга карамастан,  артык мавыгуларын дәвам итәләр. Шушы ял көннәрендә генә дә 9 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган.

«Ел башыннан бирле су объектларында 49 кеше һәлак булды, шуларның дүртесе — балалар. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорына 31 кеше үлгән, шуларның өчесе — балалар. 1 июньнән карасак, быел — 36, былтыр — 21 кеше һәлак булды», — ди кече үлчәмле суднолар буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Суда кешеләр үлеменең төп сәбәбе — җиһазландырылмаган урыннарда коену (32 кеше), теге яки бу сәбәпләр аркасында егылу (14 кеше), боз астына төшеп китү (1 кеше), кече үлчәмле суднодагы һәлакәт (1 кеше). Мондый фаҗигаләр еш кына җиһазландырылмаган урыннарда коену вакытында була.

«Коену өчен җиһазландырылмаган урыннарның төп куркынычы шунда ки, кеше комлы су төбеннән барганда чокырга төшеп китәргә, чумганда — башы белән ташка бәрелергә мөмкин, шулай ук бу урыннарда чишмәләр, су астында калган ятьмәләре һәм чүп-чар булуы бар. Болар барысы да кешеләрне җәрәхәтләү, үлем, суга батып үлү куркынычын кискенләштерә. Моннан тыш, бу урыннарда ярдәм күрсәтә алырлык беркем дә юк «, — ди Юрий Владимирович.

2020 елның 11 июлендә Татарстан Президенты тарафыннан сулыкларда кешеләр белән практик эшне көчәйтү турында карар кабул ителде. Иҗтимагый урыннарда исерек хәлдә булу (Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 20.21 маддәсе), балалар артыннан күзәтү (5.35 маддә) һәм су коену кагыйдәләрен (3.10 маддә) бозучыларга иң катгый җәза күреләчәк. Җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен 1500 сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.

Соңгы ике көндә генә дә республика буенча Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсе буенча — 19, 20.21 маддәсе буенча — 12, 7.35 маддәсе буенча — 7 беркетмә төзелгән. Ел башыннан 150дән артык беркетмә төзелгән. Коткаручылар тарафыннан, Роспотребнадзор рөхсәте бармы-юкмы икәненә карамастан, барлык муниципаль су коену комлыкларында билгеләнгән тәртиптә күзәтчелек алып барыла.

Шуны истә тотарга кирәк: әгәр дә суга батучыны күрсәгез, беренче чиратта, 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк; әгәр дә ара ерак түгел икән, кул астында булган тотынырлык әйбер ыргытырга һәм башкаларны ярдәмгә чакырырга кирәк. Кызганыч, коткарырга тырышкан кешеләр үзләре дә йөзә белмичә, батып үлүче белән бергә һәлак булган очраклар да бар. Әгәр дә кешене судан чыгара алгансыз икән, аңа беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Аннан артык суны чыгарырга һәм  коткаручылар килгәнче ясалма сулыш, йөрәккә массаж ясарга кирәк.

Кече үлчәмле суднолар буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да искәртте.

“Су — уеннар өчен урын түгел икәнлеген һәрвакыт истә тотарга кирәк. Бу кеше өчен агрессив мохит. Теләсә нинди уеннар һәм геройлык фаҗигагә китерергә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм коену — бөтенләй каршылыклы әйберләр. Исерек килеш су коенучы — потенциаль суга батып үлүче. Суга чумарга ярамый. 1,5-2 метр тирәнлеккә чуму кешеләр үлеменең төп сәбәбе булып тора. Соңгы вакытта төнлә су коенучылар саны артты. Бу вакытта су коену гомумән тыелган «, — диде Юрий Венедиктов.

Белешмә өчен. Татарстанда яр буе комлыкларының саны арта. 2018 елда республика җитәкчелеге тарафыннан аларны арттыру бурычы куелды, чөнки кешеләрнең күбесе су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда һәлак була. Республикада барлыгы 36 су коену комлыгы бар, быел шуларның 22сенә эшләргә рөхсәт бирелгән. Киләсе елда Татарстан Президенты су коену өчен тагын 9, шул исәптән Гаврилов урамындагы бер урын булдыру өчен 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирүне хуплады.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: ТР буенча Россиянең ГТХМ Баш идарәсе, видео: UNIVER TV