Гади кәгазь бите хыялларны чынга ашыра?

Без хыялланырга бик яратабыз. Әлбәттә без хыялларыбызның тормышка ашуы турында хыялланабыз. Тукта, хыялланып кына утырабыз икән бит без! Ә ул хыяллар чынга ашсын өчен нәрсә эшләп була? Без бер ысул беләбез: үз хыялларыңны визуальлләштерергә кирәк! Ничек? Бу бик җиңел – теләкләр тактасын эшләргә. (Баш мие өчен гимнастика: Хыял сүзе монда ничә тапкыр кабатлана?:)

Мәгънәсе нидә?

Теләкләр тактасы — ул синең визуальләштерә торган хыялың. Хыял теләсә нинди булырга мөмкин: сөйгән ярыңны табарга, эт алырга, физикадан «бишле» алырга – теләсә нәрсә. Әмма бер шарт бар. Әлеге теләкләр тактасын ясаганчы, исемлек төзергә кирәк. Ә исемлекне төзү өчен, син бу тормыштан нәрсә теләгәнеңңе төгәл аңларга тиеш. Әлбәттә, 30 елга фаразларга кирәкми, ләкин якын киләчәк турында уйларга кирәк!

Ничек ясарга?

Хәзер тактаның үзенә әйләнеп кайтыйк. Монда барысы да гади генә кебек: бу теләсә кайдан алынган фото яки рәсемнәр коллажы, яисә үзең ясаган рәсемнәр була ала.

1. Эшләү схемасы

Беренчедән, ватман яки магнитлы такта алабыз – кайсын алырга икәнен үзең хәл итәсең. Теләкләреңнең санына карап, кәгазь битен шуның кадәр өлешләргә бүлеп чык, яисә теләкле рәсемнәрне түгәрәк формасында бер-берсенең янәшәсенә дә куеп чыга аласың – барысы да синең фантазияңнән тора. Тик уртада, һичшиксез, синең фото булырга тиеш. Әгәр телисең икән, теләкләреңне түбәндәге темалар буенча бүлә аласың:

-мәхәббәт

-уку

-уңыш

-дуслык

-материаль әйберләр

-сәламәтлек һ.б.

Тик хыялларыңны мөһимлеге буенча тезеп чык. Мәсәлән, беренче урында синең өчен мәхәббәт икән, аны исемлек башына яз. Әлбәттә, без барысы да хәзер үк булуын телибез, тик алай булмый, шуңа күрә, өстенлекләрне билгеләргә өйрәнәбез.

2. Фотографияләр һәм рәсемнәр әзерләү

Хәзер иң кызыгы – рәсемнәр эзләү башлана. Әзер булыгыз, сезгә бик күп журналлар карап чыгарга кирәк булачак. Рәсем синең хыялыңны 100%ка чагылдырып торырга тиеш, шуңа күрә, әйбәтләп эзлә, иң килешкән рәсемне тап. Мәсәлән, чыгарылыш кичәсендә ниндидер билгеле бер күлмәк киясең килә икән, шундый күлмәк фотосын куярга кирәк һ.б. Ә минем хыялым бик үзенчәлекле булса, нишләргә дигән сорау туамы? Бу очракта, рәсемне үзең яса, чөнки синең хыялларыңны синнән дә яхшырак белүче юк.

3. Тактаны җыю

Әзерлек этабын тәмамлагач, тактаны җыю процессына да керешергә мөмкин. Тактаны үз кулларың белән яки компьютерда ясарга була. Әйткәнебезчә, уртага үз фотографияңне урнаштырасың (фотода елмаеп торуың мәслихәт – сиңа уңай энергия кирәк бит), ә калган сурәтләрне темалар буенча яки мөһимлеге буенча тезә аласың. Безнең фикерләребез һичшиксез материальләшә, шуңа күрә, рәсемнәр астына хыялыңны язып та куйсаң, бу теләкләрнең чынга ашу процессын тизләтәчәк кенә. Без инде уйлар һәм сүзләр матди дидек. Тактаң коры хыяллардан гына тормасын, матур тасмалар, бантлар һәм башка матур-матур детальләр белән бизә, тактага карап торасың гына килсен!

Төп кагыйдәләр:

Хыяллар 2 ел эчендә чынга аша ала торган булсын. Шуңа күрә төгәл итеп яз: университетка укырга керергә, айфон алырга, тешләрне дәвалап бетерергә. Хыялларың абстракт булмасын. Такта башка кешеләрнең күзенә күренмәскә тиеш, әмма сез үзегез аны еш күрергә тиеш. Аны шкаф ишегенең эчке ягына элеп була, яисә эш өстәле каршысына. Иң мөһиме чит кешеләр бу такта турында белмәсен! Тактагызны яңартып торырга онытмагыз, чынга ашкан хыялларны алып куя торган булыгыз.

Ләкин хыял тактасының иң зур плюсы ул — мотивация. Син хыялларыңны ниндидер дәрәҗәдә максатка әверелдерәсең һәм аңа ирешергә тырыша башлыйсың.

Иң мөһиме – хыяллан. “Хыяллар чынга аша”!:)

Айсылу Хафизова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: ona-znaet.com