Галимҗан Барудины беләсеңме?

Быел күренекле татар җәмәгать, дин эшлеклесе, мөфти Галимҗан Барудиның тууына — 160 ел. Шул уңайдан 26 нчы майдан 27сенә чыккан кичтә татар теле һәм әдәбиятыннан «Barudi» дигән II Бөтендөнья онлайн-контроль эш узды. Ул Галимҗан Барудиның тормыш юлына багышланган.  

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Бөтендөнья онлайн-контроль эше КФУның ИТИС Югары мәктәбе һәм Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының бергә башкарган эше.

Контроль эше мәскәү вакыты белән 00.00 сәгатьтә 26 нчы майда проектның рәсми сайтында старт алды. Сайт тәүлек буе эшләде. 2 этаптан торган биремнәр эшләргә кирәк иде: Галимҗан Баруди турындагы текста дөрес кушымчаларны куярга һәм укыган материал буенча сорауларга җавап бирү соралды.  Контроль эшне уңышлы узган кешеләргә бонус каралган иде: Галимҗан Барудиның тормыш һәм иҗат юлы буенча интерактив тур.  Биремнәрне үтәгәннән соң катнашучылар сертификатларга ия булды.

Бөтен дөнья буенча тестта катнашу өчен 5 меңнән артык катнашучы теркәлгән була. Аларның күпчелек өлеше — 18 яшьтән алып 24 яшькәчә (24%) кешеләр һәм мәктәп укучылары.

«Мондый контроль эш телне белү дәрәҗәсен генә бәяләп калмыйча, үз-үзеңне үстерүгә этәргеч бирә, чөнки тарихи шәхесләр турында яңа мәгълүмат белергә була, — дип саный Казанның 143 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марат Шәйхетдинов. — Бу балалар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә файдалы. Аларга үз укучыларының белемнәрен бәяләргә яхшы мөмкинлек. Мин үзем укуытучы буларак тестны үттем һәм миңа бик кызык иде».

Сайтка керү статистикасы тәүлек буе күзәтеп барыла. Һәр 30 секунд саен сайтта яңа катнашучысы теркәлә. Бигрәк тә контроль эше бетү алдыннан сайтта теркәлүчеләр саны арта. Татар теле һәм әдәбияты буенча II Бөтендөнья онлайн-контроль эше кабат бөтен планетаны колачлады. Быел проект географиясендә яңа илләр барлыкка килде: Израиль, Согуд Гәрабстаны, Нидерланд, Польша, Испания, Кытай, төркия.

Катанашучыларның төп өлеше — Россия вәкилләре. Аларның күпчелеге — Татарстанда яшәүчеләр (2891 кеше). Катнашучы-шәһәрләр исемлегендә: Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һ.б. Рәсәйнең башка төбәкләре дә актив катнашты: Ульян, Омск, Новисибирск өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автоном округы һәм башкалар була.

Проектка карата бигрәк тә кызлар игътибарлы була: тестны 3236 нәфис зат чишә. Контроль эшне үтүнең уртача вакыты — 6,9 минут. Уртача балл: көчле затларда — 50 баллдан 43, 50дән 46 — гүзәл затларныкы.

«Быел контроль эше гадирәк, әмма байрак иде, — дип фикерләре белән бүлешты КФУ ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов. — Без проектны һичшиксез дәвам итәчәкбез. Туган телебезне саклауда һәм Россиянең мәдәни байлыгын саклап калуга үз өлешебезне кертә алырбыз дип уйлыйм».

Контроль эшне күпчелек стационар яки персональ компьютердан үтә (60%) Калганнар — планшет яисә телефоннан.

«Һәр елны әлеге проектта безнең 2-3 нче курс студентлары катнаша, — ди проектны эшләүчеләрнең берсе, КФУ ИТИС Югары мәктәбе лаборанты Айнур Минибаев. — Без һәр елны кулланучы теләсә нинди ноктадан, клавиатурасында татар шрифте булу-булмауга карамастан, уңайлы интерфейс ясарга тырышабыз. Проект алга таба да үсәр дип уйлыйм».

Контроль эш өчен биремнәрне КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре ясаган.

«Кызыклы проект, бу инде бергә башкарган икенче эшебез, — дип билгеләп үтте Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Юсупова. — Контроль эш татар телен камилләштерергә, күренекле татарлар турында күбрәк белергә, Казанның күренекле урыннарын яхшырак белергә яхшы мөмкинлек. Бу проект дәвам итсен».

Исегезгә төшерәбез, татар теле һәм әдәбияты буенча «И туган тел, и матур тел» дигән I Бөтендөнья контроль эше  сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына — 130 ел тулу уңаеннан 2016 елның 23 нче апрелендә үтте. Проект дөнья буенча 10 меңнән артык катнашучыны җыйган иде.

Мәгълүмат КФУ сайтыннан алынды.