Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Минhаҗева бу көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен — юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан ул туган ягы Балтачта юбилей кичәсен үткәрде.
Бәйрәмдә Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрь Марат Закир, КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире профессор Флера Сәйфуллина, доцентлар Әлфинур Нәҗипова, Гөлүсә Каюмова катнашкан.
Роберт Миңнуллин исә, Ләйлә Минһаҗеваның татар милләте өчен хезмәт итүен ассызыклаганнан соң, аның инде Татарстан, Россия кысаларында гына калмый, чит илләрдә дә танылуын әйтте. «Китапларының чит ил галимнәре тарафыннан кабул ителүе, тәрҗемәдә басылуы моңа дәлил», — диде ул.
Хезмәттәшләре Флера Сәйфуллина, Әлфинур Нәҗипова, Гөлүсә Каюмова Ләйлә Минһаҗева белән бәйле истәлекләрен уртаклашу, киләчәктә аңа уңышлар теләү белән бергә, Балтачлыларга, якташларына зур рәхмәтләрен дә җиткерделәр.
Зилә Мөбарәкшина, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты, «Татар-информ» журналисты.