Галимә Ләйлә Минһаҗева: «Шәхес иң элек туган ягында танылырга тиеш»

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Минhаҗева бу көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен — юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан ул туган ягы Балтачта юбилей кичәсен үткәрде. 

«Шәхес иң элек туган ягында хөрмәт казанырга тиеш — моны миңа остазларым ныклап сеңдерде. Бүген биредә минем өчен кадерле булган дусларым җыелды. Мин кайвакыт, хатын-кыз буларак, бу ярату берьяклы, минем тарафтан гына түгел микән дип, шикләнеп куя идем. Бүген инде бу шикләрем юкка чыкты», — диде галимә Балтач урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән үткәрелгән юбилей кичәсендә.

Бәйрәмдә Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрь Марат Закир, КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире профессор Флера Сәйфуллина, доцентлар Әлфинур Нәҗипова, Гөлүсә Каюмова катнашкан.

Фоат Галимуллин Ләйлә Минhаҗеваның эшчәнлегенә зур бәя биреп: «Ләйләбез Балтач җиреннән чыгып, безнең арада галимә булып җитлекте. Докторлык диссертациясен яклау белән эш бетми, үзең ирешкән казанышлар югарылыгында хезмәт итүне көндәлек бурыч итеп карарга, шуны чынлыкка әверелдерү өчен тырышлык куярга кирәк. Ә ул — безнең Ләйләбезгә хас. Ләйләнең киң колачлы эшчәнлегенә сокланырга гына кала», — диде ул.

Роберт Миңнуллин исә, Ләйлә Минһаҗеваның татар милләте өчен хезмәт итүен ассызыклаганнан соң, аның инде Татарстан, Россия кысаларында гына калмый, чит илләрдә дә танылуын әйтте. «Китапларының чит ил галимнәре тарафыннан кабул ителүе, тәрҗемәдә басылуы моңа дәлил», — диде ул.

Хезмәттәшләре Флера Сәйфуллина, Әлфинур Нәҗипова, Гөлүсә Каюмова Ләйлә Минһаҗева белән бәйле истәлекләрен уртаклашу, киләчәктә аңа уңышлар теләү белән бергә, Балтачлыларга, якташларына зур рәхмәтләрен дә җиткерделәр.

Зилә Мөбарәкшина, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты, «Татар-информ» журналисты.