Галимне искә алып…

Шушы көннәрдә университетыбыз зур югалту кичерде.Тел галиме Фоат Әшраф улы Ганиев вафат.
28 февраль тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фоат Ганиев 85 яшендә вафат булды. Галим белән хушлашу 29 февраль 11 сәгатьтә Татарстан фәннәр академиясендә булып узды. Галимне соңгы юлга озатырга килүчеләр Фоат Ганиевның татар теле һәм дөньясы өчен нинди зур эш башкаруын ассызыкладылар.
Соңгы вакытта галим җирле татарларны диаспора дип атауга борчылып яшәгән.