Гарәп каллиграфиясен өйрәним дисәң…

Казан халыкара лингвистика үзәге гарәп каллиграфиясен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус курс тәкъдим итә. Ул «Креатив гарәп каллиграфиясе» дип атала. Анда татар халкының меңъеллык рухи мәдәниятен чагылдырган гарәп язуын һәм  каллиграфиясен, аның аерым төрләреннән тугра, шамаил сәнгатен,гарәп хәрефләре белән чигү осталыгын үзләштерер мөмкин булачак.  

 

 

Укыту өчен барлыгы 54 сәгать каралган. Курслар түләүле — 6 мең сум. Дәресләр атнага 2 тапкыр уздырыла. Тулырак мәгълүмат «ВКонтакте» төркемендә: vk.com/kmlc_kfu.