«Гарри Поттер» татарча тәкъдим ителде

Казанда узган шимбәдә үткән «Печән базары» фестивале кысаларында Гарри Поттер турында татар телендә күптән көтелгән «Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» китабының беренче өлеше тәкъдим ителде.

Беренче тапкыр әле ул вакытта Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы булган Айдар Шәйхин җитәкчелегендәге энтузиастлар төркеме, тәҗрибә буларак,  Гарри Поттер турындагы «Гарри Поттер и Орден Феникса» китабының беренче бүлеген киң җәмәгатьчелеккә 2015 елда «Печән базары» кысаларында тәкъдим итә. Айдар үзе бүген КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр институты студенты. Соңрак китапның өлешләрен тәртип буенча тәрҗемә итәргә кирәк дигән карарга киленә һәм Айдар бар буш вакытын әлеге эш белән шөгыльләнә. Тәрҗемәчеләр командасы 1 кешедән 13 кешегә кадәр үсә, инде ике китап әзер, ә җанатарлар төркеме һәр көн саен арта.

Билгеләнгән вакыттан алдан ук «Черек күл» паркындагы «Гыйлем» мәйдәнчыгына Гарри Поттер белән туган телдә танышырга теләгән кешеләр килә башлаган иде. Төгәл билгеләнгән вакытка килүчеләр өчен инде урыннар калмаган иде диярлек, ләкин басып тыңларга беркем дә каршы түгел иде.

«Без сезне бераз гына алдадык, — диде проект инициаторы Айдар Шәйхин очрашуны ачып. — Безнең «чын» китап юк, ул интернетта яшиячәк. Без сезгә эшебезне бәяләргә, үз төзәтмәләрегезне кертергә һәм проектта волонтерлар буларак катнашырга тәкъдим итәбез».

Китапны рәсми бастырып чыгару өчен автор Джоан Роулингның рөхсәте кирәк. Узган ел Татарстан китап нәшрияты һәм язучының агенты белән сөйләшүләр үткәрелгән, ләкин эш көймәсе комга терәлгән. Ләкин команда төшенкелеккә бирешми, китапның авторы белән яңа аралашу мөмкинлекләрен эзлиләр. Алдагы планнарда — Гарри Поттер турында тарихның барлык өлешләрен дә татарчага тәрҗемә итәргә һәм дөньяга китап форматында тәкъдим итәргә.

 

«Һәр китап саен эш артканнан арта, чөнки һәр өлеш алдагысына караганда күбрәк, ләкин мин волонтерлар белән барысын да ерып чыгарбыз дип ышанам. Безнең 3-4 көчле тәрҗемәчебез бар, әгәр дә кайчан да булса проект финансланса, китапның барлык серияләрендә чыгара алыр идек», – дип бүлеште Айдар.

Хәзергә «Гарри Поттер и философский камень» һәм «Гарри Поттер и Проклятое дитя»  китаплары тәрҗемә ителгән. Соңгы китапны оригиналдан тәрҗемә иткәннәр һәм татарча варианты русчасына караганда иртәрәк тә өлгерә.

«Безнең арада бер генә профессиональ тәрҗемәче дә юк, сез безне аңларсыз һәм ярдәм итәрсез дип уйлыйм. Бу дөнь тылсымлы булса да, безгә якын, чөнки күбебез Гарри Поттер белән үсте», – диде тәрҗемәче. 

Китапны тәкъдим итү Гарри өчен мөһим моментлар — Харгрид белән беренче очрашу, Оливандерда тылсымлы таяк сайлау, шахмат партиясе һәм Волендеморт белән очрашуга багышланган бүлекләрне җәмәгать алдында уку рәвешендә үтте.

«Мин — татар һәм үзем өчен татар теле өстенлек иткән дөнья төзи алам. Мин яши торган дөньда химия дә, астрономия дә татарча һәм Гарри Поттер да татарча сөйләшә», — дип аңлатты Айдар һәм тәрҗемәнең сөйләм үзенчәлекләренә кагылды.  

Мәсәлән, Хагрид: «Нәмә?» — ди. (Актаныш диалекты). Айдар Шәйхинның Актаныштан булганлыгын исәпкә алсак, Гарри да шул диалектта сөйләшә булып чыга.

Тәрҗемәчеләрнең берсе, татар теле укытучысы Рашат Якупов «Рус  телендә булгач, татар теленә тәрҗемә ни өченг кирәк?» дигән популяр сорауга җавап бирде.

«Әлбәттә, татар әдәбияты бик бай, ләкин бик катлаулы һәм эчтәлеге ягыннан бик көчле, текстта язылганны аңлау өчен зур тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ә җиңел, зур теләк белән укырлык китаплар юк. Гарри Поттер — аңлаешлы, мавыктыргыч һәм теләсә кем яраткан фантастика,» — диде ул.

Очрашуда катнашучыларның берсе, элеккеге татар теле укытучысы Рузилә Шаяһмәтова тәрҗемәчеләргә үз рәхмәтләрен әйтте һәм аларның эшчәнлегенең мөһимлеген белгеләп үтте.

«Мин әле сезнең уңышларга сөенеп утырдым. Сез татар телен үстерүгә үз саллы өлешегезне кертәсез һәм балаларга яраткан әсәрләрен туган телләрендә уку мөмкинлеген тудырасыз. Бу телне өйрәнүдә бик тә булыша», – диде ул. 

«Татар теле соңгы арада үзенчәлекле флешмобка әйлдәнде. Гарри Поттерның тәрҗемәсе кебек заманча әйберләр яшьләрне кызыктыра һәм татар теленең киләчәге өчен үзеннән зур өлеш кертә. Минем татар телендә үз фикерләремне белдергәндә төрле катлаулылыклар килеп чыга, ә мондый китаплар бик кирәк», — дип бүлеште студенитка Алинә Җәләлова. 

Гарри Поттерны татарча әлеге сайттан (http://potter.tatar/) укырга яки «ВКонтакте»дагы төркемдә (https://vk.com/potter.tatar) танышырга мөмкин. Шунда ук командага волонтерлар алу турында игъланга җавап бирергә һәм татар телендә тылсымлы дөнья тудыручылар сафына кушылырга мөмкин.