Гаяз Исхакый мирасы өйрәнеләчәк әле!

Алия Исрафилова… Әлеге исем күпләргә таныш. Без аны моңлы, аһәңле, халыкчан тавышлы җырчы дип беләбез һәм бик нык ялгышабыз. Алия Исрафилова – 2014 елда милләтебезнең күренекле фикер иясе, язучысы, әдибе, журналисты Гаяз Исхакыйның публицистлык иҗатын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклаган кеше дә. Бүген ул җыр сәнгате белән бергә мөгаллимлекне бергә алып бара. Алия Исрафилова Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе татар журналистикасы кафедрасы студентларына белем бирә. Сүз уңаеннан, 23 нфе февральдә Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулды. Яшь галимә белән әңгәмәбез дә нәкъ шушы турында.  

– Мәктәпне тәмамлаганда язмышымны сәхнә белән бәйләрмен дип уйлый идем, чөнки ул вакытта мин инде сәхнәдә әкрен-әкрен генә үз адымнарымны ясый башлаган идем. Төрле җыр фестивальләрендә катнашып, радиода да җырларым сирәк-мирәк яңгырый башлаган иде. Һичшиксез, мин үземне артист итеп тоя, күрә идем, хыяллана идем. Ләкин бүген мин әти-әниемә бик зур рәхмәтлемен. Алар: “Синең бит әле җырдан кала башка сәләтләрең дә бар, бәлки, тагын бер кат уйлап карарбыз, тагын бер профессия алып карарсың,” – дип минем игътибарымны журналистикага юнәлттеләр. Чынлап та, язу сәләтем дә бар иде, язу белән мавыгуым көчле иде. Мин үземне журналистика өлкәсендә дә сынап карарга булдым. Һәм бу бик дөрес юл булгандыр дип саныйм, чөнки берара гастрольләр белән еш чыккалый идек һаман юлда, һаман юлда. Һәм кайтып үз караватыңда йоклау – ул шундый зур бәхет икән дигән фикер, уй килә башлады. Әле ярый җыр гына түгел, башка профессия дә алганмын икән дип уйлыйм хәзер.

Бәхетле димәк?

– Әйе, чын-чынлап хатын-кыз өчен гаилә беренче чиратта булырга тиеш. Мәсәлән, минем тормыш иптәшем сәнгать белән бәйле кеше түгел һәм ул айлар буе гастрольдә йөрүемне аңлап бетермәс иде дип саныйм.

Син икенче профессия генә алып калмыйча, тагын да алгарак китеп, 2014 елда Гаяз Исхакыйның публицистлык эшчәнлеген өйрәнеп диссертация яклаган кеше.

– Әле мин нинди зур эш эшләгәнемне хәзер дә аңлап бетерә алмыйм. Остазым, филология фәннәре докторы профессор Васыйл Заһит улы Гарифуллинга чиксез рәхмәтлемен. Фән юлына әйдәп алып керүче остазым ул минем. Университетта укыган елларда мин инде сүз иреге, сары матбугатка багышланган курс эшләре яза идем. Диплом эшен нинди темага языйм икән дигән сорау тугач, Васыйл абый миңа Гаяз Исхакый иҗатын карарга тәкъдим итте. Ул вакытта әлеге әдип иҗаты белән танышу әле башлангыч чорларын гына кичерә иде. Әле мәктәп программасына ул керә генә башлаган иде һәм укытучылар үзләре дә Гаяз Исхакыйның нинди зур шәхес икәнен аңлап бетермәгән булганнардыр, миңа калса. Мин диплом эшен яза-яза карале, нинди зур, бөек шәхес дип шакката идек әни белән. Миңа текстларны җыярга, диплом, диссертация эшен язганда әни ярдәм итә иде. Аның белән икәүләшеп шаккатып утыра идек – нинди зур мираска кагылганбыз, нинди бай мирас безгә әйләнеп кайткан. Гаяз Исхакый иҗатын алып кайтучы галимнәргә рәхмәтебез зур булырга тиеш. Иң беренче Гаяз Исхакый мирасын алып кайту соравын Ибраһим Нуруллин күтәреп чыга һәм бу өлкәдә зур тырышлык куя, чөнки Гаяз Исхакый публицистикасын өйрәнәм дигәндә, хәзер дә: “Нинди зур кыюлык кирәк,” – дип әйтүчеләр күп. Гаяз Исхакый – дисседент шәхес, аның иҗаты күп еллар тыю астында була. Ләкин, миңа калса, иң зур кыенлык менә шул аның иҗатын иң беренче алып кайтучы галимнәргә төшә дип саныйм. Мин үземнең фәнни эшемдә Ибраһим Нуруллин, Рафаэль Мостафин, Хәнүз Мәхмүтов, Минәхмәт Сәхәпов, Лена Гайнанова, Хатыйп Миңнегулов фәнни эшләренә таяндым. Алар бик зур эш башкарганнар.

Миңа калса, беренче чорда аның әдәби мирасын өйрәнү бурычы куелса, публицистлык мирасын кайтару тагын да катлаулырак булды булса кирәк, чөнки Гаяз Исхакыйның күп мәкаләләре чит илдә чыккан матбугатта сакланган. Бу уңайдан материалларны ничек кулга төшердең?

– Чит илдәге мирасын кайтару буенча академик Хатыйп Миңнегулов бик зур көч куя һәм, әлбәттә, мин аның хезмәтләренә күп тапкырлар мөрәҗәгать иттем. Миркасыйм Госманов Гаяз Исхакыйның сәяси тормышын өйрәнүгә зур тырышлык куя. Чыннан да, Гаяз Исхакыйның мирасын өйрәнү зур авырлыклар тудыра. Беренчедән, ул гарәп графикасында язылган. Дөрес, күбесе бүген безнең графикага күчерелде. Мин эшемне язганда Гаяз Исхакыйның җиде томлыгы бар иде инде, хәзер ул артты, минем белүемчә. Безнең Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдәге материаллардан, газета-журналлардан файдаландым. Хәтта Гаяз Исхакый бастырган шул газеталарны укырга да насыйп булды.

Сез Гаяз Исхакый публицистикасын ничек классификацияләдегез?–

– Төрле яклап тикшердем. Минем фәнни эшем һәръяктан да камил дип әйтмәс идем. Эх, бу өлешен башкача язар идем, тирәнрәк өйрәнер идем дигән фикерләр туып тора. Беренчедән, әдип Гаяз Исхакыйның тормыш юлына бәйле мөһаҗирлеккә кадәрге һәм мөһаҗирлектәге иҗатына да кагылып үттем. Ул күтәргән темаларны да анализладым, аның тел үзенчәлекләрен дә, нинди жанрларда иҗат итүен дә анализладык. Аны һәръяктан да ачарга тырыштык. Алга таба аның аерым бер юнәлешен генә тикшерергә урын бар. Гомумән, Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнергә мөмкинлекләр бик зур.

Гаяз Исхакыйны күбрәк ниләр борчыган?

– Иң төп, көн кадагына суккан тема – милли тема. Ул милли кысрыклау проблемаларын күтәргән. Патша самодержавиесына каршы чыккан. Татар милләтенең үзаңын күтәрүдә бик зур тырышлык куя гаяз Исхакый. Иң беренче чиратта, искелектән арындыру теләге калкып чыга. Ул вакытта җәдитчелек белән кадимчелек көрәше бара бит.

Гаяз Исхакыйның яратып укыган беренче әсәрегез истәме?

– Күзләрдән яшь чыгарып укыган әсәрем – “Сөннәтче бабай”. Күңелгә нык кереп калды. Мин аны берничә тапкыр укыдым. Мәктәп программасына да кергән иде ул. Университетта укыганда да ул әсәргә әйләнеп кайттым. Инде диссертацияне яклагач, Гаяз Исхакый томлыкларын ачып тагын бер кат менә шул әсәрне укып чыктым.

Сез Гаяз Исхакыйның кайсы фикерләренә, сүзләренә бүген бигрәк тә игътибарлы?

– Гаяз Исхакыйның тормышына һәм эшчәнлегенә күз салсак, ул шул хәтле актив, идеалист кеше булган. Ул публицистмы, әдәбиятчымы, журналистмы, сәясәтчеме кем икәнен аерып күрсәтү дә авыр. Ул, иң беренче чиратта, фикер иясе дип саныйм мин. Аның иң төп максаты – татар милләтен кысрыклаулардан азат итү, аны ирекле итү. Милләтне кадими, артта калган фикерләрдән арындыру. Һәм ул менә шул максатына нинди юллар белән ирешеп була, драматургия беләнме, әдәбият беләнме, публицистика беләнме – бөтен хәленнән килгәнчә, максатына ирешергә тели. Әгәр иҗатын карасак, көн саен зур-зур саллы-саллы мәкаләләр язган. Аны күз алдына да китерергә авыр. Бүгенге тормыш белән чагыштырсак, бер бәләкәй генә әсәр язу өчен дә күпме вакыт кирәк. Әле бездә компьютерлар була торып та.

Бүгенге вәзгыятьтә, Гаяз Исхакый безнең белән яшәсә ул иленнән чыгып китәр иде микән?

– Миңа калса, бүген дә мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булыр иде ул, чөнки бүгенге системада да андый шәхесләргә урын юк. Һәр заманда да үз позициясе булган, үз идеяларын катгый рәвештә яклаган кешеләрне система бер вакытта да үз итми, кызганыч. Ләкин безнең милләтебез өчен бүген дә бик зур эшләр эшләр иде ул. Менә шундый кешеләр кирәк иде ул бүген дә.

– Ул язган “200 елдан соң инкыйраз” әсәрендәге вакыйгалар җитүен ничәнче еллар дип фаразлыйсыз? Милләтебезнең киләчәге бармы соң?

– Мондый фәлсәфи уйларга бирелгәнче, миңа калса, эшләргә кирәк. Барысы да үзебезнең кулларда. Гаяз Исхакый мирасын безгә алып кайтучылар милләтебез үсешенә зур өлеш керткәннәр. Безнең бурыч – әлеге мирасны үзебездән соң килгән буынга тапшыру, үстерү. Болар барысы да безнең кулда. Әти-әниләребез үз вакытында, 1990 нчы елларда, татар телендә уку хокукын яулап алганнар һәм менә шушы мөмкинлекне безнең буын нишләптер кадерен белми. Транспортта яки теләсә кайда татарча сөйләшүнең кадерен әле аңлап бетермибез. Менә шушы мөмкинлекләрне киләчәк буыннарга да саклап калырга тиешбез.

Алия, син бүген КФУның татар журналистикасы кафедрасында дәресләр алып барасың. Синең эшне дәвам итәрлек студентлар бармы?

– Тырыш, алдынгы фикерле студентлар бар. Гаяз Исхакый шәхесе кемдәдер булса кызыксыну уятыр, дип саныйм, чөнки аның иҗатын, публицистикасын өйрәнергә әле мөмкинлекләр зур, материал күп. Миңа калса, һичшиксез, андый студентлар булачак дип саныйм.

– Эстрадага әйләнеп кайту, тагын да колачлырак эшчәнлек алып бару уйда юкмы?

– Сәхнә минем өчен могҗизалы бер дөнья. Әлбәттә, сәхнәгә әйләнеп кайту өчен мин аннан китмәдем. Барыбер параллель рәвештә сәхнә эшен дә ташламыйм. Сәхнә тәмен әз генә татыган кеше аннан китә алмый дип саныйм. Дөресен генә әйткәндә, сәхнә эше минем өчен беркайчан да төп эш булмады. Ул күңел өчен рәхәтлек бирә торган шөгыль булып килде, ләкин бүген чын-чынлап сыйфатлы эшләү өчен бик күп көч куярга кирәк. Элеккеге заманнарда бер гармунчы ияртеп гастрольләргә чыгып китә алсаң, бүген инде зур төркем тупларга, яхшы программа кирәк. Ул зур көч һәм чыгымнар таләп итә. Тиз генә ныклап үз төркемем белән гастрольләргә чыгып китәрмен дип уйламыйм. Зур программалар белән гастрольләрдә йөрүче артистларга мин чын-чынлап сокланам. Нинди авыр хезмәт икәнен аңлыйм. Үзем өчен, күңел өчен җырлар яздырам һәм тамашачым мине югалтмас дигән өметтә калам.