Географик диктантны КФУда кайчан һәм кайда язачаклар?

20 нче ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтында (Бутлеров ур, 1 йорт) географик диктант язачаклар! Әлеге акция Россиянең барлыгы 85 субъектында оештырыла. Төрле шәһәрләрнең мәгариф, мәдәни үзәкләрендә үткәреләчәк. Россия Федерациясе Президенты, Россия география җәмгыяте инициативасы буенча оештырылган әлеге масштаблы чара 2 нче тапкыр үткәрелә. Узган елдагы кебек үк диктант тексты Ерак Көнчыгыш, Себер һәм Үзәк Россия өчен 3 вариантта әзерләнә. Беренче чиратта сораулар Россия географиясенә багышлана. Акциянең төп максаты — россиялеләрнең географик грамоталылыгын бәйсез бәяләү, гражданнарны үз илләренең географиясен өйрәнүгә мотивацияләү.