«GeoKazan-2016»: катнашучыларны ни көтә?

КФУда «GeoKazan-2016» җәйге Халыкара мәктәп ачылды. Аның катнашучылар — дөньяның әйдәп бара торган 8 вузыннан 20 яшь галим. 6 көн дәвамында аларга тау токымнарының барлыкка килүе һәм төзелеше серләренә төшенергә, Идел-Урал нефть провинциясенең геологиясе белән якыннанрак танышырга туры киләчәк.  

1._1_

«GeoKazan-2016» Халыкра җәйге мәктәбе КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында беренче ел гына үткәрелми. Ул үзенә дөньяның төрле почмакларыннан җир турында фәнгә битараф булмаучыларны һәм аны башлап өйрәнүчеләрне җыя. Быел аның яңа форматта үтүенә карамастан, 6 көнлек яңа белемнәр, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм аралашу марафонына кушылучыларга теләүчеләр аз булмаган.

«Җәйге мәктәп оештыруның күп еллык тәҗрибәсе безгә мондый мәгълүматны барысы да кабул итә алмавын дәлилләде. Шуңа күрә без быел бары тик магистрлар һәм аспирантларны гына чакырырга булдык. Ә лекторлар сосотавы шул ук калды диярлек — үз эшләрен яратып һәм белеп башкаручылар. Аларга үз эшләрен дәвам иттерүчеләргә сөйләрлек һәм күрсәтерлек әйберләр күп, — диде «GeoKazan-2016» Халыкара җәйге мәктәпне оештыручы, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының палеонтология һәм стратиграфия кафедрасы мөдире Владимир Силантьев.

5

«GeoKazan-2016» Халыкара җәйге мәктәп 30 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кызыклы лекцияләрдән тыш катнашучыларны бай мәдәни программа да көтә.