Геология һәм нефть-газ технологияләре институты күргәзмәдә катнаша

Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологиясе хезмәткәрләре «Һөнәрләр ярминкәсе — 2019» чарасында катнаштылар. Аның кысаларында Татарстан Республикасының Югары Ослан районы мәктәп укучылары белән очрашу булды. Районның 16 авыл мәктәбендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары Геология һәм нефть-газ технологияләре институтына керү тәртипләре, абитуриентлар өчен үткәрелгән чаралар турында белделәр, институт мөгаллимнәре тарафыннан үткәрелгән конкурста катнаштылар. 

Моннан тыш институт вәкилләре Казанда үткән «Открытие талантов» республика форумында катнаштылар. Биредә алар шулай ук институт белән таныштырдылар. 2 көн дәвам иткән күргәзмәне Татарстанның 1200 студенты һәм мәктәп укучысы караган. Монда республика буенча 49 оешма күрсәтелгән була.