Геология һәм нефть-газ технологияләре институты студентлары зур оешмада практика үтте

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының 2 нче курс студентлары Расходометриянең Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында (ФГУП «ВНИИР») практика үттеләр. 

Бу институт Россия Федерациясендә метрологик өлкәдә сыекча һәм газ күләмен үлчәүне тәэмин итү буенча төп оешма. Фәнни-тикшернү институты сыекча һәм газны тоту, нефть сыйфаты турында дәүләт 7 беренчел эталон уйлап тапкаан һәм куллануга тапшырылган.

2014 елда ФГУП «ВНИИР» базасында һәм КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында махсус кафедра барлыкка килә. Кафедра составына расходометрия институтының әйдәп бара торган белгечләре һәм галимнәре кергән. 

База кафедрасы мөгаллимнәре студентларга метрологик фәннең заманча торышы турында лекцияләр укыды. Дәресләр вакытында студентлар су, нефть продуктларын, газны тотуның беренчел дәүләт эталоннары белән таныштылар.