Германиянең Гиссен университеты белән элемтәләрне ныгытып

КФУ Алабуга институты мәгаллимнәре Ю.Либих исемендәге Университетның (Германиянең Гиссен ш.) Германистика институтында стажировка үттеләр. 

2019 елда Казан федераль университеты һәм Ю.Либиг ис. Гиссен университеты фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлеккә 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Вузлар арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре ике яклы теләк булып үсте. Химия, биология, тарих һәм тел гыйлеме өлкәсендәге хезмәттәшлек 1989 елда рәсми рәвештә партнерлык килешүен имзалагач башланды.

Фәнни-мәгариф алмаш программасының катнашучылары булып КФУ Алабуга институтыннан Инглиз филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы мөгаллимәләре, филология фәннәре кандидатлары Ләйсән Әхмәтова һәм Миләүшә Шәймарданова бардылар. Аларны Германистика институты профессоры М.Хеннинг чакырган. Фәнни стажировка Гиссен шәһәрендә 13-20 май көннәрендә үткән.

КФУ мөгаллимнәренә университет китапханәсе фондларына ирекле керү, лекцияләрдә, семинарларда һәм башка мәгариф чараларында катнашу мөмкинлеге тудырылган. Стажировка дәвамында Гиссен университеты профессорлары белән элемтәләр булдырылган, алга таба германистика өлкәсендә тикшеренүләр үткәрү өчен бай теоретик һәм практик материал җыелган. Студент-германистлар арасында аларның уку кызыксынуларын белү максатыннан сораштыру үткәрелгән.