“Геройларым – горурлыгым”

5 нче апрель көнне “Казан” милли мәдәни үзәгендә Татарстанда һәм Башкортстанда танылган журналист, берничә китап авторы Әнвәр Сөләймәновның “Геройларым – горурлыгым” дип аталган иҗат кичәсе үтте. Чарада авторның “йолдыздар балкышы” дигән китабы презентацияләнде. Китапта Башкортстан республикасында туып үсеп, бүгенге көндә Татарстаныбызда иҗат итүче бик күп шәхесләр турында язылган.  Чарада танылган журналистның китабындагы кайбер геройлары , Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, популяр җырчылар Илшат Вәлиев һәм Гөлнара Тимерҗанова катнашты. Әлеге китабын Әнвәр Сөйләймәнов 50 еллык иҗатына үзенә бүләк итеп эшләгән. Ул 20 елдан артык Башкортстан белән Татарстан арасындагы рухи, дуслык күперләрне ныгыту өчен күп көч түгә. 7 бүлектән торган әлеге басмада 65 герой урын алган. Чара шулкадәр матур, җылы рухта үтте. Шигърияткә сусаган тамашачы җыелган иде бирегә. Шулай ук, алар арасында күренекле шәхесләр, иҗат әһелләре дә бар иде. Алар Әнвәр Сөләймановны котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Марсилә Фәхертдинова