Быел май азагында мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңламаячак. Кызганыч, чыгарылыш сыйныф укучылары тормышта бер генә була торган вакыйгадан колак какты. «Соңгы кыңгырау кеше күңелендә онытылмас булып саклана», − дисәләр дә, артистлар белән сөйләшкәч, бу сүзләрнең дөреслеккә туры килеп бетмәвен аңладык. Әңгәмәдәшләребезгә хатирәләрен озак барларга туры килде.
Җәвит Шакиров, 1979 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы:
Без мәктәпне тәмамлаганда «Соңгы кыңгырау» дип әллә ниләр кыланмыйлар иде. Иртән мәктәптә линейка булды да, аннары табигатькә чыгып киттек. Бәрәңге һәм «Завтрак туриста» дигән консервылар ашап, төрле уеннар уйнап кайтканыбыз истә. Балачак белән хушлашу һәм туган йорттан читкә китү бераз моңсу булса да, күңел әллә кая ашкына иде. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганга әллә ни борчылмадым. Егет кешегә елап тору килешми инде! Сыйныфташлар белән һәр биш ел саен очрашып торабыз. Концертларга да киләләр. Алар сәхнәгә менеп матур теләкләр әйткәч, бергә фотоларга төшкәч аеруча да күңелле.
Гөлдания Хәйруллина, 1977 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы:
«Соңгы кыңгырау» диюгә иртән торып, ак алъяпкыч ябып һәм ак бантиклар тагып мәктәпкә баруым искә төшә. Мәктәптәге бәйрәмнән соң табигатькә чыктык. Авылда тагын кая барасың инде. Мәктәпне бетерүемә сөендем, әмма мин − нечкә күңелле кеше. Елаганым истә. Сыйныфташлар белән мөмкинлек булган саен очрашырга тырышам. Соңгы тапкыр, ялгышмасам, җиде ел элек күрештек. Үзем белән аппаратура да алып бардым әле. Җырлашып, сөйләшеп, укытучыларыбызга рәхмәт әйтеп бик матур кич уздырган идек.
Зөлфәт Зиннуров, 2000 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы:
Безнең мәктәптәге традиция буенча, бу бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф таң каршыларга чыга. Иң истә калганы табигатьтә булган. Учак ягып, сөйләшеп-серләшеп, бер-беребезгә матур теләкләр әйтеп саубуллашу төне уздырган идек. Күңелләр шат иде, бер дә моңаймадык. Алда ниләр көтүе кызык булгандыр, күрәсең. Классташлар белән түгәрәк дата саен җыелабыз. Хәзер инде иң беренче сыйныф җитәкчебез мәрхүм. Беренче елларда очрашуларда ул да катнаша иде. Гомер акрынлап үтә.
Ландыш Нигъмәтҗанова, 2002 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы:
«Соңгы кыңгырау» бәйрәмен гади генә үткәрдек. Башта, әлбәттә, бәйрәм линейкасы булды, аннары бөтен кеше кебек үк табигатькә чыктык. Шәһәр мәктәбен тәмамласак та, ниндидер гадәти булмаган, сәер нәрсәләр эшләмәдек. Мәктәпне бетергәндә еламадым да, борчылмадым да. Ул бит инде трагедия түгел. Миңа берничә мәктәп алыштырырга туры килде. Шуңа күрә мәктәп белән хушлашу авыр булмады. Үткәннәрне сагынып, артка борылып карап яшәүне мин, гомумән, дөрес дип уйламыйм. Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Берничә мәктәп алыштыргач, сыйныфташларым аеруча күп. Алар белән аралашып, очрашып торабыз.
Гөлсирин Абдуллина, 2010 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы:
Мәктәпне тугыз кыз тәмамладык. Иртән иртүк мәктәпкә килеп, ишегалдында үгез күзе чәчәге белән «Рәхмәт сезгә, укытучылар!» − дип язып куйганыбыз истә. Бәйрәм вакытында барыбыз да еладык. Арабызда егетләр булган булса, бәлки аларга карап, тыелып та калган булыр идек. Шулай ук матур теләкләр уйлап, күгәрченнәр дә очырдык. Аннары бәйрәм табигать кочагында дәвам итте. Анда кызыклы хәлләрне искә төшердек, уйнадык-көлдек, җырлашып утырдык. Ул кичнең җылылыгы әле дә күңелдә саклана. «Бер күрешү − үзе бер гомер» дигән сыман «Соңгы кыңгырау» да бер гомер кебек.
Илгиз ШӘКҮРОВ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.
Фото: язма геройларының шәхси архивыннан.