Глобаль җылынуны өйрәнүче КФУ галимнәре яңа ачыш ясады

Казан федераль университеты галимнәре,  метан парларының углекислый газга караганда  21 тапкырга  куркыныч булуын ачыклаганнар.  Бу атмосферага тискәре йогынты ясый. Алар  инфра-кызыл нурларны үткәрми, нәтиҗәдә  җир  өсте кыза. Гомумән безне киләчәктә нәрсәләр көтә, һәм җирдә афәтләрне ничек булдырмаска?

“У природы нет плохой погоды”, — дип җырлана күбебезгә мәгълүм җырда. Быелгы җәй дә үз холкын күрсәтте, туктаусыз көчле яңгырлар яуды, һава температурасы гел алышынып торды. Кемнәрдер моны глобаль җылыну нәтиҗәсе дип саный, ә кемнәрдер моңа ышанмый.

“Бигрәк сәер һава торышы”, — диләр күбесе быелгы җәйнең холкы турында. Ә кайберәүләр: “Бозлар эри. Бу, мөгаен, глобаль җылыту нәтиҗәседер”, — диләр.

Глобаль җылынуны өйрәнүче КФУ галимнәре яңа ачыш ясадылар. Алар пар эффектын тудыруда метанның углекислый газдан да куркынычрак булуын ачыкладылар.  Ул углекислый газдан  21 тапкырга куркынычрак икән. Галәмгә  аның никадәр таралуын үлчәү өчен махсус датчиклар җибәрәләр.

— Без экспериментлар ясарга тиеш. Максатыбыз — хәзерге вакытта җир өстендә күпме метан булуын ачыклап, пилотсыз идарә итү юлы белән метанның җиргә ташлануын оештыру. Бу тикшеренүебез чынга ашар дип уйлыйбыз, — ди КФУ Астрофизика кафедрасы мөдире Олег Шерстюков.  

Җирның җылынуын булдырмас өчен галимнәргә үткәннәрне яхшы белергә кирәк.  Алар күк йөзен генә түгел, ә агачларны, туфракны да өйрәнәләр. Моның өчен лабораторияләрдә махсус аппаратлар куелган.  Алар ярдәмендә галимнәр төрле вакыт эчендә климатның үзгәреш графигын төзи алалар.

Метан – 21 нче гасыр ягулыгы. Ул нефтьне алыштыра ала. Җир йөзендә яшәүчеләрнең бер өлеше газ белән эшләүче автомобильләрдән файдалана инде. Галимнәр метанны ягулык итеп файдалануның зур куркыныч тудырмавын раслыйлар. Парланганда ул углекислый газга әйләнә, ә аның белән көрәшү җиңелрәк.