“Голос” музыкаль проекты финалисткасы Эльмира Кәлимуллина нилектән төнлә йокламаган?

Ямьле көз аеның 27 нче октябрь көне инде 3 нче ел рәттән аерым бер бәйрәмгә әверелә. Бөтен дөнья татарча яза! “Татарча диктант” дип исемләнгән акция быел Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да узды. 300дән артык катнашучы үзләренең аң-белем дәрәҗәсен, фикерләү осталыгын сыный алды.

Чарага килгән һәркемне сәнгатьле һәм аңлаешлы сөйләме белән Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, җырчы, ”Голос” музыкаль шоу финалисткасы Эльмира Кәлимуллина таң калдырды.

– Мин диктантка бик ныклап әзерләндем. Өйдә дә репетицияләр ясадым. Нинди әсәрдән өзек укыячагымны белгәч, төнге икедә повестьны тулысынча укып та чыктым. Хәзер дә бик нык дулкынланам, – диде ул. Шуңа өстәп, киләсе елга үзенең дә диктант язып карарга теләге барлыгын белдерде.

Быел бөек татар эшлеклесе, язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел икәне инде күпләргә билгеле. Шул уңайдан татарча диктант өчен дә аның “Көз” дип исемләнгән повесте сайланган иде. Исхакыйның теле бүгенге әдәби телдән шактый аерыла, әлбәттә. Шуңа да карамастан, текст авыр дип зарланучылар да, эшен ташлап чыгып китүчеләр дә булмады. Өстәвенә, язганда кыенлыклар тумасын өчен, экранда авыр сүзләр исемлеге дә булдырылган иде.

Катнашучыларга килгәндә исә, залда утыручылар арасында башлангыч сыйныф укучылары да, студентлар һәм шулай ук өлкән буын кешеләре дә шактый иде. Алар диктант язып кына калмадылар, үзләренең мәктәп елларын искә төшереп, якты хатирәләрен яңарта алдылар. Акциянең ял көннәренә туры килүе дә диктант язарга килүчеләр санын арттыру өчен бер мөмкинчелек булды.

Татар телен саклап калу, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата кызыксыну уяту максаты белән оештырылган “Татарча диктант” акциясе һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип ышанабыз. Чөнки чарага килгән һәркем биредән яңа белемнәр туплап, күтәренке рух һәм яхшы кәеф белән кайтып китә алды.

Инзилә Хөсәинова. КФУның 1 курс студенты.