Грипптан ничек сакланырга?

Менә ул килеп тә җитте…Нәрсә ул дисезме? Әлбәттә грипп.  Көзге-кышкы чорга әзерлек белән төрледән-төрле вируслар, инфекцияләр йөри башлый, кайвакыт моңа “әзерләнеп торырга” вакыт та җитми. Бигрәк тә студентларга. Ә алар үзләре салкын тиюне ничек үткәреп җибәрәләр икән соң? Гомумән, аларның грипп белән очрашканнары бармы?

Иң беренче чиратта, грипп турында белешмә һәм аннан саклану чаралары турында Казан шәһәренең 7 нче сырхауханәсендә хирург хезмәтен үтәгән Равил Мингатиннан сорарга булдым:

Грипп турында һәрбер врач белергә тиеш. Чөнки ул хәзер бигрәк тә актуаль булган куркыныч чир. Грипп вируслары без сулаган һава аша, кеше белән кул кысышып исәнләшкәндә, аралашканда, иҗтимагый транспортларда безгә эләгеп, үрчи башларга мөмкин. Әлеге вирусны барлыкка килгәнен температура 37,5 тән күбрәк булу, кеше гәүдәсендә сызлау, мускуллар авырту, йөткерү һәм томау симптомнары аша белеп була. Чирне йоктырмас өчен иң уңышлы вариант- вакцина ясату. Ул сезне вируслардан ел дәвамында саклыячак. Әгәр дә инде сез грипп белән чирләп китсәгез дарулар куллану киңәш ителә. Даруны әчәр алдыннан, әлбәттә, аны кемгә һәм ничек дөрес кулланырга икәнен карау зарури”,-дип фикерен белдерде Равил Мингатин.

Ә студентлар үзләре әлеге чиргә ничек карыйлар икән? Алар гриппны җиңеп чыгу максатыннан нинди “корал” кулланалар? Ә җавапларны киләсе сораштырудан беләрбез:

Айсылу Баһавиева, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:

Башка елларны грипп белән авыру традиция буенча иң беренче миңа эләксә дә, быел никтер минем йокымсораган иммунитетым вакытында уянды ахыры. Авызымны зур итеп ерып, башымны югары күтәреп әйтә алам:юк, мин әле быел грипп белән авырмадым. Миңа калса, якын тирәдәге кешеләрнең мышык-мышык йөри башлау белән, аягыңа ун кат оекбаш киеп, битеңә аркылыга-буйлыгы битлек тагып, бөтен бүлмәңне суган һәм чеснок белән тутырырга кирәки. Эләгәм дисә, грипп аңа гына карап тормый инде ул. Универсиада тулай торагына кергәндә без контрольно пропускной пунктка пропускларыбызны күрсәтеп керәбез. Шуңа безне тикшерүче егет инде ничәнче көн битенә маска киеп утыра. Аның маскасы шундый зур булганмы, бите кечкенә булгангамы белмим, аның ул маскасы астыннан күзләре генә күренеп тора һәм битендәге бернинди эмоция чаткысы да күренми. Без пропускларны күрсәткән шәпкә бик аптырап, бу егет безгә керергә рөхсәт бирәме икән юк микән дип кенә йөрибез инде. Студент чагында авырган чир бик кыен уздырыла. Чөнки синең яныңда кызым, мә әле моны эчеп җибәр, моны сөртеп җибәр, моны иснәп җибәр дип йөрүче әтиең дә, әниең дә юк. Хәтта лимонлап чәй ясап эчер өчен дә сиңа авырткан мескен башкаеңны күтәрелеп, эстерәлеп барып, аны ясап эчәргә кирәк. Мондый вакытта инде син грипп инфекцияләре гаскәре белән үзең генә көрәшәсең, синең гаскәреңдә төп воевода, әниең булмый.

ТаҺир Зиннатуллин, Информацион технологияләр һәм исәпләү математикасы институты:

Әлбәттә, мин тулай торакта торам һәм бик күп студентлар грипп белән авырый. Башта безнең этажда бер кыз авырды, аннары башкаларга күчте. Бүлмәдәге малайларга берничә көннән соң мина да килеп эләкте, ләкин мин 2-3 кон генә авырдым. Гриппка каршы вакцина ясатмадым, гриппны җиңел үткәрдем. Студентлар өчен грипп белән авыру бер яктан начар, ә икенче яктан әйбәт, чөнки бу укуга бармау өчен сәбап. Кайбер студентлар атналар буе укырга килмиләр. Авырган вакытта өйдә утырырга, врач кушкан даруларны, витаминнарны файдаланырга, гадәттән күбрәк су эчәргә(кайнар чәй) кирәк. Кулларны сабын белән еш юарга. Авырган чакта кул биреп күрешү, кочаклашу тоела. Мин маска киеп йөргән кешеләргә каршы түгел. Грипптан сакланырга кирәк. Мәктәптә авырганда гриппны җиңелрәк үткәрдем. Студент булгач бик күп кеше белән күрешәсең, аралашасың һәм чирне эләктерүе бик җиңел.

 

Рамил Габдрахманов, Фундаменталь медицина һәм биология институты, физкультура бүлеге:

Минем тормышымда да грипп белән “кара-каршы” очрашырга туры килде. Ләкин мин аны бик җайлы үткәреп җибәрдем, 2-3 көндә төрелеп беттем дисәм дә була. Саклану өчен һава торышына карап киенергә һәм витамиинар кулланырга кирәк. Үзем физкультура белән бәйле кеше булгач, спорт белән гриппның бер-берсенә дошман булуын беләм. Шуңа күрәдер дә еш авырмадым. Ә гриппны йоктыртмас өчен закалавание (чыныгу) кирәк. Безне, мәсәлән, ничек итеп дөрес чыныгырга өйрәттеләр. Башта тәнгә аз-азлап кына салкын су тамчыларын койсак та,  соңыннан сап-салкын душларга керергә туры килде. Кыюлар эше, әмма нәтиҗәле.

Айзат Шарифуллин, Фундаменталь медицина  һәм биология институты:

Быел миңа грипп белән “дуслашып” китү язылмаган. Авырмадым. Грипптан сакланыр өчен профилактиканы күздән ычкындырмаска кирәк. Гриппны булдырмау, аның белән көрәшүгә караганда күпкә кулаерак( грипп йоктымы аны җиңеп чыгуы авыр) Гриппка каршы прививкаларны да онытмаска кирәк. Минемчә, масканы грипп белән чирли торган кешеләр кияргә тиеш. Аны бит чирдән крыккан өчен түгел, ә бүтән кешеләргә татартмас өчен кулланалар. Димәк,  “маскалы” кешеләр үзләрен генә түгел, башкалар турында да кайгырталар. Мәктәп елларында чирлисен икән, укырга барасы булмаганга чын күңелдән сөенә идем. Хәзер алай булмый шул, параларны калдырсан күпкә авыр булачак. Шунлыктан гриппның береенче признакларын сизәм икән, шунда ук даруларга ябышам.

Гөлинә Сабирова, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында укытучы, аспирант:

Әйе, бу арада гриппны мин дә “эләктереп алдым”.  Дәваланган вакытта даруларны кулланам, аларны вакытында эчәм. Шулай ук халык чараларын да күздән очкындырмыйм: бал, лимон, имбирь белән чәй эчү дисеңме, төрле файдалы үләннәрне дә калдырмыйм. Минемчә, гриппны йоктыртмас өчен, аңа алдан әзерләнеп куярга кирәк.  Салкын тию, грипп, төрле салкын йоктыру инфекцияләр чоры башландымы, синең инде иммунитеттын  нык булырга тиеш. Маскаларның булушуына бик үк ышанып бетмәсәм дә, аны киеп куйсаң, зарары булмас. Авырырга, һичшиксез, яратмыйм. Авырта башладыңмы, ачуланудан мәгънә юк: барыбер бер сәгать эчендә савыкмыйсың, тик кәефеңне генә бозасың. Уку башлангач, студентлар белән еш аралашам, шуңадыр да авырту, вирус йоктыру куркынычы күпкә үсте.

Гөлназ Ибраһимова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку-укыту эшләре буенча белгеч:

Минем и.нде күптәннән грипп белән интеккәнем юк. Грипп белән генә түгел, гомумән, салкын тидермәдем. Көзге-кышкы сезонга алдан әзерләнеп куя торган гадәтем бар. Ул да булса, төрле витаминнар белән “запасланып” кую, шул чор җитәрәк борын яфракларына мазьлар сөртү мөһим. Маска киеп йөрүчеләргә карашым уңай, салкын тидермәс өчен кияләр икән, кисеннәр генә. Студен чакта күп вакыт аяк өстеннән генә үткәрәсен, ә менә олыгая башлагач, сәламәтлегеңә игътибарлырак буласың икән.

Фәнүзә СИРАҖИЕВА, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.