Груминг, начар гадәтләр һәм симерү… Яшьләрне күбрәк нәрчә борчый?

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә 2019 елда студентларның социаль рекламасы конкурсына йомгак ясадылар. 

2019 елда конкурска 2 номинация буенча иҗади эшләр кабул ителгән — «Иң яхшы тышкы реклама» һәм «Иң яхшы видеореклама». Үз проектларында яшь рекламщиклар һәм пиарщиклар актуаль социаль проблемаларны ачып бирәләр: гаджетларга бәйлелек, интернет-груминг, алкогольнең, тәмәке тартуның һәм наркотик матдәләрне куллануның зыяны, тирә-як мохитнең пычрануы, яшүсмерләрнең тазаруы, ташландык йорт хайваннары һ.б.

«Иң яхшы тышкы реклама» номинациясендә 15 эш тәкъдим ителгән. Жюри карары белән җиңүче булып КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 2 нче курс студентлары (Айрат Йосыпов, Кирилл Гыймадиев, Павел Харламов) төркеме танылды. Җиңүчеләрнең эше яшьләр арасындагы интернет бәйлелеккә багышланган иде.

«Иң яхшы видеореклама» номинациясендә жюри җиңүчене 10 номинант арасыннан сайлап ала. Җиңүче дипломы 2 курс студентлары,  «AIM» төркеменә (Евгения Никандрова, Рената Халитова, За Ми Буй, Камилә Гобәйдуллина, Диляра Яппарова) бирелде. Үз роликларында авторлар сторителлинг алымын кулланып, груминг темасы турында сөйлиләр. Ролик ата-аналарга сорау белән тәмамлана: «Ә сез үз балагыз турында барысын да беләсезме?». 

 Социаль рекламаның Бөтенроссия конкурсы һәр елны КФУ базасында үтә. Проект координаторы — КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең гамәли политология һәм җәмәгатьчелек белән эшләү кафедрасы. Конкурсның максаты — Россиядәге әһәмиятле социаль проблемаларга карата  белән студентларның фикерен белү һәм авторлык реламасын булдыру юлы аша җәмәгатьчелек, дәүләт ораганнары игътибарын җәлеп итү.  

Конкурста ТР мәктәп укучылары, РФ вузлары студентлары катнаша ала. Җиңүчеләрнең эшләре федераль һәм төбәк ГМЧда урнаштырыла ала. Шәһәр тышкы рекламасында, конкурсны үткәрергә ярдәм иткән ведоство һәм министрлыкларның социаль мәгълүмати кампанияләре вакытында кулланыла ала.

2020 елда конкурсны үткәрү турында конкурс координаторлары кафедра сайты битендә хәбәр итәчәкләр. Сылтамасы: https://kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdelenie-socialnyh-nauk/kafedra-prikladnoj-politologii-i-svyazej-s.