ГТО һәм сәнгатьне ничек берләштерергә?

Бу сорауга җавапны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачылган күргәзмәгә килеп табарга мөмкин.

Спорт, сәнгать, сәламәт яшәү рәвеше… Әгәр бик теләсәң, бу төшенчәләрне дә берләштереп җәмгыятькә файдалы эшләр эшләп була икән. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ГТО һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган плакатлар күргәзмәсе ачылды. Аны оештыручы “Кадрлар резервы” проекты катнашучысы, КФУ магистры Алинә Әсхәдуллина бу чараның идеясе һәм ничек тууы турында безгә болай дип сөйләде:

-​  “Кадрлар резервы” проекты кысаларында без ГТО нормативларына һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына чаралар үткәрәбез. 2 атна дәвамында студентлар белән төрле плакатлар ясадык һәм күргәзмә оештырдык. Аның төп максаты – яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Һәр студент үз эшендә бу темага һәм проблемага карашын ачып салды.

Чараның төп идеясы – яшьләр арасында сәнгать әсәрләре аша сәламәт яшәү рәвеше алып бару проблемасы күтәрелү. Бу эштә җәмгыятьнең бер генә өлкәсе дә битараф калырга тиеш түгел. Хәтта сәнгать тә. Элек тә шулай булган. Мәсәлән, совет чоры – үзе бер плакатлар эпохасы ул. Күргәзмәдә студентларның тәкъдим ителгән эшләре дә шул традицияләргә яңа сулыш өрү. Плакатларны ясау технологиясе үзгәрсә дә, аның максаты бер – сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, җәмгыятьне бу битарафлыктан чыгару. Сәнгатьнең бу төре аша студентлар бу проблемага карата күңелләрендә йөрткән фикерләрен җиткерергә омтылган. Иң уңышлы эшләрне чара барышында билгеләп үттеләр. Беренче урынны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Анастасия Захарова алды. Ул ясаган плакат пазл рәвешендә иҗат ителгән. Гади бер гаилә сурәтләнә. Әмма тулы булу өчен бер пазл җитми.

-​ Һәр гаилә яшәү рәвешен, юлын үзе сайлый. Әлеге плакатта гаилә я тәмәке, я наркотикларны, я сабыйны үз итә. Һәр кеше үз пазлын үзе урнаштыра, бары дөрес карар гына кабул итәргә кирәк, – диде эше турында Анастасия.

-​ Күргәзмә ачылышыннан соң студентлар сәламәт яшәү рәвеше, аның кыйммәте турындагы интерактив лекциягә юл алды. Экспертлар – Казан марафоны директоры, спорт проектларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Вадим Янгиров, ГТО комплексын кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов студентларның ГТО комплексына кагылышлы килеп туган сорауларына җавап бирде.

-​ “Кадрлар резервы” проектының башка катнашучыларыннан аермалы буларак, Алинә бу дәресне беренчеләрдән булып оештыра. Безнең максат – яшьләргә, укучыларга, студентларга белем бирү чарасы үткәрү, – диде “Кадрлар резервы” проекты башкарма директоры Андрей Петухов. 661A0402

Бүген ГТО турында ишетмәүчеләр сирәктер. “Готов к труду и обороне” дигәнне аңлата ул. Ягъни ил халкының һәрвакыт формада тотучы физик нормативларын билгели. 2015 елның 6 нчы октябрендә илбашы В.В.Путин ГТО нормативларын яңарту турында законга кул куйды. Ә Татарстан бу агымга эксперименталь мәйдан буларак 2014 елда ук кушылды. Ул вакытта ГТОны мәктәп укучылары тапшыра башлады, ә 2015 елда аны мәҗбүри рәвештә студентлар тапшырырга тиеш иде. Быелдан башлап ГТО бөтен ил халкы өчен мәҗбүригә әйләнергә тиеш. Димәк, әби дә чабачак, бәби дә чабачак әле. Әмма мәҗбүри булуга карамастан һәм аны тапшыру өчен махсус үзәкләр булдырылса да, ул барыбер тренд кына булып кала бирә бугай әле. Аны гадәткә кертү өчен инде боз урыныннан кузгалды. Әйтик, төрле бүләкләү чаралары уйлап табыла. Мәсәлән, нормативларны алтын билгегә тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен вузга кергәндә 10 балл өстәлә. Тиздән югалып торган мактау такталары да кире кайтачак. Бар нәрсә дә матди як белән генә бәяләнми бит, ди ГТО комплексын кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов. Аның фикеренчә, халык арасында ГТОга карата фикер уңай. Күргәзмә белән танышып чыкканнан соң ул үз фикерләрен җиткерде:

-​ Илдә ГТОның үз йөзе, үзенчәлекле стиле бар. Студентлар бу билгене инде бүгеннән үк куллана башлаган. Бу бүген модада булган темада катнашырга теләктән генә түгел, ә аны ныклап өйрәнгәннәр дигән сүз. Монда очраклы плакатлар юк. Студентлар махсус әдәбият укыган, порталга кергән. Һәм үзләре ГТОны ничек күрә – шулай иҗат иткән. Әлеге иҗади талпыныш тест үтү үзәгенә килеп билге алуга һәм үз институтының горурлыгы булуга барып җитсен иде, – дигән теләктә Александр Карпов.

Раил САДРЕТДИНОВ

(КФУ, татар журналистикасы бүлеге студенты)