«Гыйлем» төп дәүләт имтиханы бирүчеләргә белешмә әзерли

Быел “Гыйлем” проекты тарих һәм җәмгыять белеме дәресләреннән татар телендә имтихан тапшыру өчен белешмәлекләр чыгарачак. 

“Быел без төп дәүләт имтиханнарына әзерлек өчен белешмәлекләр чыгарырга уйлыйбыз. Рус телендә алар бик күп, ә менә татар телендә юк диярлек. Беренче чиратта, бу тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белешмәлекләр булачак. Моны тәрҗемә түгел, ә авторлык эше дип карарга кирәк. Үзем дә, олимпиадалар җиңүчесе буларак, бу эштә катнаша алам. Без бу эшне эшли алабыз”, – дип сөйләгән Айдар Шәйхин.

“Без, тәрҗемә материалларны һәм дәреслекләрне исәпкә алып, төгәл белешмәлек чыгарырга хыялланабыз. Бу тәкъдим белән мәгариф министрлыгына чыгарга телибез. Белешмәләклерне бастырып, мәктәпләргә таратып булыр иде. Бу укучыларга да, укытучыларга да бик файдалы булачак”, – ди ул.