Гыйлемле буласың килсә, бака аша!

Белмәгәннәр белегез, күрмәгәннәр күрегез! Әле җәмәгатьчелеккә киң таралмаган, күпләр аны ишетеп тә белмәгән “Гыйлем” интернет проекты турында бүген сүзем. Интернетта, социаль челтәрләрдә инде үзләренә миллионлаган укучылар (подписчиклар) җыйган “Science/Наука”, “Наука и факты”, “Наука и Техника” кебек төркемнәрне очратабыз, очратып кына калмыйбыз, ә үзебез дә фән дөньясындагы көндәлек яңалыклар тасмасын укып барабыз. Ә “Гыйлем” исә алардан аермалы буларак, татар телендә. Нәкъ менә күпләр хәбәрдар булмаган фән белән бәйле булган ачышлар, кызыклы фактлар, бөек галимнәр тормышы, аларның фән өлкәсендәге эшчәнлекләре, мәгънәле комикслар, инфографикалар шушы гыйлем дөньясында.
Ә бу дөнья белән кем идарә итә соң? Гади студентлар, укытучылар, гомумән, фән белән кем кызыксына-шул! Ә бу фән учагына утын өстәп торучылар- безнең волонтерларыбыз. Ягъни алар безнең төркемдәге укучыларга, мәгълүмат табып җиткерүчеләр. Тагы да төгәлрәк әйтсәк, рус яки инглиз телендәге мәкаләләрне тәрҗемә итүчеләр, галимнәр, истәлекле даталар, табигать, космос һәм фәнгә кагылышлы башка бик күп әйберләр турында материал әзерлүчеләр. Һәрбер кешенең, эшен саный китсәң, бик озак булыр. Чөнки төркемнең эчтәлеге, дөрестән дә, бай.
“Гыйлем” ул бер дөнья гына түгел, ә гаилә! Кичә, 24 март көнне, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “гыйлем”челәрнең чираттагы җыелышы нәкъ шуның турында сөйли. Анда, әлбәттә, татарча фәнгә битараф булмаганнар катнашты. Пиар-яктырту, маркетинг, үз алдыңа дөрес максатлар кую кебек темаларга мастер-класслар уздырылды. Һәм, һичшиксез, “Гыйлем”нең киләчәге турында сөйләшү барды, алга таба планнар корылды, максатлар куелды. Ә “Гыйлем” челәрнең эшләре никадәр зурдан, җидти һәм җаваплы булмасын, алар моңа әзер. Чөнки интернет-проектының идарә әгъзасы Азат Миргаязов чыгышында әйтеп үтелгәнчә, алар һәркөн саен “бер бака ашыйлар”. Экзотикааа…Ни дигән сүз бу? Ягъни кеше һәр иртәсен, Б. Трейси фикеренчә, үзен җиңеп, теләмәгән эшләрен башкарырга тиеш. Бу барысы да алдагы көндә нинди дә булса уңышка ирешү өчен.
Азакта, әлбәттә, чәй! Бу түгәрәк өстәл артында утыручыларны бер максат берләштерә — алар татарча белем тараталар! Алар башкаларга гына белем таратып калмыйлар, ә иң мөһиме: үзләре өчен өстәмә гыйлем һәм тәҗрибә туплыйлар.
Бу язмадан соң, бәлки, сездә дә кызыксыну уянгандыр?! Яңа тәрҗемәчеләргә, төрледән-төрле идеяләр белән янып яшәүчеләргә, безнең белән дуслашырга теләүчеләргә “Гыйлем” нең ишекләре һәрвакыт ачык. Фән безне берләштерә!
Безнең белән элемтәләр: