«Әгъзамов укулары» быел Журналистлар берлегендә үтә

21нче февральдә ТР журналистлар берлегендә Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган «Әгъзамов укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.


Чараны Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе оештыра.
Катнашучыларны теркәү 9:30-10:00 аралыгында башкарылачак.
Конференциянең пленар утырышы сәгать 10:00да журналистлар берлегенең конференц-залында узачак. Пленар утырышта «Татарстан- Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский, ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башкалар чыгыш ясыячак.
Конференция кысаларында милли массакүләм мәгълүмат чаралары системасында традицион һәм яңа медиа үсеше, заманча мәгълүмат киңлегенең мәдәни-әхлакый яклары, мультимедиа дөньясының киләчәге хакында фикер алышулар көтелә. Шулай ук журналистика фәне буенча Казан журналистика мәктәбенең традицияләре һәм казанышларын дәвам иткән профессор А.А. Роотны искә алачаклар.
Лилия Гыймазова. КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.