«Әгъзамов укулары» Халыкара конференциясе

КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе һәм Татарстан Республикасының Журналистлар Союзы «Әгъзамов укулары» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. Ул Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган. Конференция 2019 елның 15 февралендә булачак. Конференциядә рус, татар һәм инглиз телләрендә чыгыш ясарга мөмкин. 

Конференция йомгагы буенча фәнни мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла. Ул РИНЦ индексациясенә кертеләчәк.

Конференциядә түбәндәге секцияләр эшлиячәк:

  1. Милли медиасистемаларның барлыкка килү һәм үсеш проблемалары;
  2. Цифрлы коммуникациянең эчтәлеге буларак гуманизм: мультимедияле дөнья;
  3. Телевидение һәм радио: мәдәни-әхлакый ориентирлар;
  4. Челтәрле медиа мохит: торышы һәм үсеш перспективалары;
  5. Казан  журналистика фәнни мәктәбе: традицияләр һәм яңа казанышлар.

Конференциянең шартлары белән тулырак танышу өчен: https://media.kpfu.ru/anonse/53143