15 февраль — Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамовның тууына 82 яшь. Шул уңайдан КФУда аның истәлегенә багышлап конференция оештырыла. Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак.
Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга мөмкин.
«Әгъзамов укулары»нда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар булачак:
–Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;
–Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;
–Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;
–Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;
– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;
–Милли газета-журналларяңа үсеш модельләрен эзләү юлында;
–Чит илләрнеңмедиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;
–Журналистларны укытуга яңача карашлар.