Хәерле сәгатьтә!

Бүген Казан федераль университетында укулар башланды. Кичектерелүнең төп сәбәбе — Казанда Дөньякүләм «Worldskills» эшче һөнәрләр чемпионаты узу.

Мәгълүм булганча, чемпионатта катнашучылар Универсиада авылында яшәделәр. Бүген институтларда беренче курс студентларын каршы алдылар, студент билетларын тапшырдылар. Әйтик, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация инстиуты үз студентларын «УНИКС»та котлады.

18 сентябрь көнне, 18:00 сәгатьтә Универсиада авылы территориясендә КФУның беренче курс студентлары өчен «Казан федераль университетына рәхим итегез!» дип исемләнгән тантаналы чара булачак.

Университет җитәкчелеге һәм шәрәфле кунаклар катнашында концерт программасы оештырыла. Беренче курс студентлары алдында университетның иң яхшы иҗат коллективлары чыгышы көтелә.

Биредә иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре төрле интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар үткәрәчәкләр. Һәр студент зур, онытылмаслык чараның өлеше була алачак һәм КФУның беренче курс студенты антын китерәчәк.

Катнашучыларга һава торышы белән бәйле киенергә киңәш итәләр.