Хәтер кичәсе

Җиденче май көнне кичке сәгать биштә “Универсиада авылы”нда зур бәйрәм гөрләп узды. “Универсиада авылы” башлыклары һәм Казан Федераль Университетының уку-укыту эшләре бүлеге тарафыннан һәм студентлар ярдәмендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган концерт номеры куелды.

Чараның төп кунаклары – Җиңү көненә зур хөрмәт белән ел саен чакырыла торган,  сугыш кырыннан үтеп, аның барлык авырлыкларын татыган, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре: 100 яшен күптән түгел генә билгеләп үткән полковник Фәррах Хәйретдин улы Хәйретдинов, Татарстанның иң өлкән десантнигы Павел Кузьмич Клетнев, сугыш елларының бронетранспортр шоферы-механигы Александр Михайлович Малов һәм тыл ветераны Таһирә Мөхәммәтҗанова Шәрипова.

Тантана Дан скверында сугышта ятып калганнар истәлегенә чәчәкләр куюдан башланып китте. Әлеге чарада йөздән артык студент катнашты.

Алга таба кунакларны җырлы-биюле тулы бер концерт программасы каршы алды. Анда Универсиада авылы башлыгы Илнур Рәхимов белән аның урынбасары Людмила Пигалевадан ветераннарга карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде.

Концерттан соң кунаклар, гадәттәгечә, тәмләп чәй эчәргә чакырылды, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гөрләп узган концерт әкренләп җылы кичә төсмерен алды. Ветераннар, күзләре тулы яшь белән, сугыш башлануы турында беренче тапкыр ишетүләре, хәтергә уелып калган котычкыч вакыйгалары, уй-кичерешләре белән уртаклашты. Әлеге буынның безгә (студентларга) карата теләкләре дә бик күп җыелган булып чыкты.

“Берүк үз илегезнең тарихын оныта күрмәгез. Хәзер күбегез чит илгә ашкына, Россияне хәерчелектә гаепли. Зинһар өчен, беренче чиратта үзегездә туган илгә, туган телгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләргә тырышыгыз.  Алар булдырылса, илнең киләчәге өчен тыныч сулыш алып булачак” – дип әйтеп узды Таһирә Мөхәммәтҗанова.

Әйе, сугыш беткәнгә инде 74 ел узган. Ләкин әлеге тарихи вакыйганың әһәмияте елдан-ел арта гына. Беркем дә, берни  дә онытылмаган һәм онытылмаячак.

Сиринә Сәхәпова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.