Хәтер

1941-1945… Халык бәхете өчен көрәшкәннәрнең исеме мәңге яшәячәк. Аларның даны — алсу таң атып, яңа көн туган мәлдә, борчуларсыз тынлыкта, ямьле азан тавышында, кошлар сайравында һәм балаларның самими, ихлас елмаюларында чагылыш таба.

9 май көнне Бөек Җиңү бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм ХХ йөзнең иң зур афәтен тар-мар итү тантанасы. Зур фаҗига, газап, чиксез корбаннар китергән әлеге вакыйганы, аның ачысын сүзләр белән генә җиткереп булмавын һәммәбез дә ачык аңлый. Сугыш китергән афәтне Җиңү бәйрәме дип түгел, ә хәтер көне буларак билгеләп үтү хакыйкатькә якынрак булыр иде мөгаен. Чыннан да, бүген хәтер, сагыш, яралы хатирәләр көне… Канлы яшьләр белән әрнеп елый торган көн! Изге көн! Шуңа күрә әлеге дата бары тик сәяси, театральләштергән бәйрәмгә генә әйләнеп калмасын иде. Сугышны балачакта каршылап, ачлык, ялгызлык газабын татыган, әти-абыйлар, сөйгән ярлары белән очрашу мизгеле турында хыялланучы, хәтта түземсезлек белән көтеп тә якыннарын каршы ала алмаган буын кешеләренең йөрәкләре янәдән хатирәләргә уралып, йөрәкләре кайнар сагыш белән урала бүген. Әлеге көн тарихтан гыйбрәт алырга өнди. Аның асылы — батырларыбызның данын яклауда, минемчә. Бу көнне вакытка тынып, күбрәк уйлану, сугышның никадәр коточкыч фаҗига икәннен күзалларга тырышып карау, салкын җирдә башларын салган ватандашларыбызны искә алу – һәрберебез өчен дә фарыз гамәл.

Тарихи вакыйга бездән ерагая баруга карамастан, ул үзенең әһәмиятен югалтмасын иде. Зур каһарманлык, батырлык күрсәткән ватандашларыбыз тарафыннан күпме кан кою, күпме гомерләр өзелү, күпме хәсрәт, җәфа чигу хисабына яулап алынган ул бәхетле, тыныч тормыш бит ул. Сугышның ни икәнең аңлап, җәмгыятьтә аны беркайчан да булдырмау юлларын эзлик. Чиксез рәхмәт, дан һәм хөрмәт сезгә, матурлык тудырган батырларыбыз!

Диләрә Фәттәхова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.