«Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәгендә ММЧда татар теле проблемалары каралды

Массакүләм мәгълүмат чараларында татар теле белән бәйле проблемалар күзәтеләме? Татарча газета-журнал битләрендә  алынма сүзләр куллану дөресме? Тәрҗемәләр ясаганда кыенлыклар туамы? Фән һәм публицистика теле буларак, татар теленең киләчәге нинди? Аның кулланылышын тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

13 февраль көнне Казан (Идел буе) федераль университетында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәге кысасында әлеге һәм башка сорауларга җаваплар эзләнелде. Түгәрәкне педагогика фәннәре докторы, татар теле белеме кафедрасы профессоры Фираз Фахразович Харисов алып барды. Түгәрәкнең кунаклары – «Гаилә һәм мәктәп» журналының җаваплы мөхәррире Ләйсән  Низамова, «Ялкын» журналының җаваплы мөхәррире Айгөл Абдрахманова, Казан шәһәренең «КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе»нең  11 сыйныфы укучысы, берничә ел дәвамында «Глаголица» балалар әдәби премиясе лауреаты, күпсанлы халыкара конференцияләрдә катнашып, беренче  урыннар яулаган Чулпан Хаҗиева студентларга массакүләм мәгълүмат чараларында татар теленең урыны, дөрес тәрҗемәнең әһәмияте, басма журналистиканың киләчәге, журналист ия булырга тиешле сыйфатлар турында сөйләделәр. Очрашуны Ләйсән Низамова «Татар матбугатында тәрҗемә мәсьәләре» дигән чыгышы белән ачып җибәрде. Ул тәрҗемә ясаганда килеп чыга торган проблемаларга тукталды һәм заманча, халыкара сүзләрнең тәрҗемәсе булмауга басым ясады. «Тәрҗемә ясау татар телен дә, рус телен дә яхшы белү, үз өстеңдә эшләү, осталык һәм сәләт таләп итә» –  дип белдерде. «Ялкын» журналының җаваплы мөхәррире Айгөл Абдрахманованың да чыгышы бик кызыклы булды. Ул «Ялкын» журналының уйдырма персонажлары турында сөйләде. Чулпан Хаҗиева «Идел» журналының тел-стиль үзенчәләренә тукталды, журналның басылып чыгу тарихы, беренче адымнары белән таныштырды.

Түгәрәк өстәл гаять кызыклы һәм нәтиҗәле үтте.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.Р.Шакирова, 1 курс студенты А.К. Мөхәмәтҗәнова әзерләде.

Фотога төшерүче: 1 курс студенты Р.Т. Вәлиәхмәтова.